Ял көннәрендә Татарстанда -10 градуска кадәр суыта

Киләсе атна башында республикада янә җылы һава урнашачак.

Ял көннәрендә Татарстанда һава температурасының кимүе көтелә.

Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, шимбә һәм якшәмбе – 15-16 апрельдә төнлә -7, көнчыгыш районнарда -10 градуска кадәр суык булачак. Шимбә көнне көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +4…+9 градус чикләрендә тибрәләчәк. Якшәмбе көнне +13 градуска кадәр җылы.

Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, киләсе атна башында +17 градуска кадәр җылытачак. Явым-төшем ихтималы аз.


Фикер өстәү