Казандагы бер сайлау участогында төрле халыклар милли ризыкларын тәкъдим итте

Казан шәһәренең «Мәскәү» мәдәният үзәгендә урнашкан 165 нче сайлау участогында «Россия халыклары ашлары» акциясе узды. Аны ачуда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Парламент башлыгы сайлау комиссиясе әгъзалары белән дә аралашты. Әлеге сайлау участогында тавыш бирергә килгән барлык татарстанлылар илебез халыкларының милли ризыкларын татып карый алды. Акцияне оештыручы — Татарстан халыклары Ассамблеясе.

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда 175 милләт вәкиленең дус һәм тату яшәвен, һәр халыкның мәдәнияте турында сөйләү, телне, гореф-гадәтләрне саклау, аларны буыннан-буынга тапшыру бик мөһим булуын искәртте.

— Татарстан — күпмилләтле республика, бу безнең көчебез һәм горурлыгыбыз, — диде Парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин акцияне оештыручыларга, милли аш-су серләрен саклаган осталарга аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

«Россия халыклары ашлары» акциясендә Россиядә яшәүче 12 милләт вәкиле — азәрбайҗаннар, әрмәннәр, башкортлар, бурятлар, марилар, руслар, таҗиклар, татарлар, удмуртлар, чеченнар, чуашлар һәм якутлар катнашты. Һәр халык үз милли аш–суын тәкъдим итте. Сайлауда катнашучыларга шулай ук Россия халыклары мәдәнияте турында сөйләделәр, милли костюмнар, җырлар һәм биюләр тәкъдим иттеләр. Милли-мәдәни автономия вәкилләре милли ризыкларны әзерләү серләре белән дә уртаклашты.

165 нче сайлау участогы эше белән танышкач, Фәрит Мөхәммәтшин республикада тавыш бирү оешкан төстә узуын искәртте.

— Тавыш бирүнең икенче көне бара. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, беренче көнне сайлауда Татарстан халкының 37,7% катнашкан, бу — яхшы сан, бүген, ял көнендә, ул тагын да югары булыр дип уйлыйм, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу шатлыклы хиснең һәркемнең күңелендә калуын телим, чөнки сайлау – туганнарың, күршеләрең, дусларың һәм хезмәттәшләрең белән күрешү, шул ук вакытта конституцион бурычыңны үтәү бәйрәме дә.

Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү