Антон Лукаш: Татарстанның сайлауда күзәтү тәжрибәсен башка урыннарда кулланырга кирәк.

“Чиста сайлау өчен” корпусы башкарма комитеты әгъзасы, социология фәннәре кандидаты Антон Лукаш Бердәм мәгълүмат үзәгендә Татарстанның сайлауда күзәтү тәжрибәсен үрнәк дип атады.

— Бәйсез ижтимагый күзәтчелек һәм блогерлар белән эшләү тәжрибәсе бик кызык. Без хәзер шундый кызыклы эш алымнарын тагын да жәелдерү турында уйлыйбыз, — диде ул. — Блогерлар белән эшчәнлек аеруча игьтибарга лаек. Аларның катнашуы, яшьләрне дә сайлауга жәлеп итә .

Лукаш Татарстанда «Чиста сайлау өчен» корпусы хәрәкәте эшләвен дә телгә алды.

— Аның вәкилләре медиакүзәтчелек, ижтимагый контроль юнәлешендә яхшы эшли. Бер елда гына тупланган тәжрибә түгел бу. Сездә студентлар да югары әзерлекле. Биш-жиде ел чамасы элек туган бар нәрсә тотрыклы система булдырды, — диде ул.

Билгеле булганча, бүген — Россия Президенты сайлауның икенче көне. Сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.


Фикер өстәү