Республиканың Лениногорск кош фабрикасында карантин игълан ителгән. Биредә кош гриппы булуы ачыкланган. 25 августта фабрикада күпләп кошлар үлә башлаган. Бер төндә 3 мең кош харап булган. Пробалар алып, Казанга җибәргәч, кошларда йогышлы авыруы булуы расланган.
– 26сы көнне без нәтиҗәләрне алдык. Территориягә бер транспортны да, продукцияне дә кертмибез һәм чыгармыйбыз, – ди Лениногорск районының баш ветеринар табибы Рәшәт Әхмәтов.
Әлеге вакытта авыру килеп чыгу сәбәпләре ачыклана. Шәхси хуҗалыкларга зыян килмәгән, тик шулай да барлык саклык чаралары да күреләчәк. 5 чакрым радиустагы территориягә карантин кертелгән. Шәхси хуҗалыктагы кош-кортлар юк ителәчәк, ди белгечләр.