«Голос» тамашасында Чаллы кызы жюри әгъзаларын шаккатырды

Чаллыдан Ольга Баландина «Голос» вокаль проектында катнашты.

Сукыр тыңлауларда ул Still of the Night төркеменең Whitesnake җырын башкарды. Баландина үзенең чыгышы белән жюри әгъзаларын шаккатырды, алар аңа барысы да борылдылар. Кыз  үзе Дмитрий Билан командасына барырга теләк белдерде.

Яз көне «Голос.Балалар» тамашасында Казаннан сигез яшьлек Элина Нигъмәтуллина чыгыш ясады. Яшь башкаручыга ул вакытта жюри әгъзаларының берсе дә борылмаган. Светлана Лобода әйтүенчә, сукыр тыңлау вакытында кызның яшен чамалый алмаганнар.

https://www.youtube.com/watch?v=bkfWKJeH3HE

 


Фикер өстәү