Көнләшүнең симерүгә сәбәпче булуын ачыклаганнар

Күптән түгел Италия галимнәре шундый ачыш ясаган. Neuropsychobiology журналында басылган фәнни тикшеренү нәтиҗәләренә ышансаң, күпләр мәхәббәт билгесе дип санаган көнчелек – чынлыкта бик җитди чир.

«Көнче кеше еш кына баш авыртудан интегә. Аның ашказаны, эчәк системасы да сафтан чыгарга мөмкин. Көнчелек корбаннары арасында йокысызлыктан интегүчеләр дә шактый. Көнчеләргә (бигрәк тә ир-атларга) симерү куркынычы да яный», – ди галимнәр.


Фикер өстәү