Шимбә һәм якшәмбе Татарстанда кар явуы көтелә. Республиканың аерым районнарында бозлавык булырга мөмкин. Бу хакта ТР буенча Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Мондый һава торышының сәбәбе — көнбатыш циклонының һәм аның атмосфера фронтларының йогынтысы. Шулай ук алар аркасында 28 ноябрьдә республика территориясендә буран көтелә. Бу көннәрдә температура төнлә -2…-8 градус салкын булачак, 28 ноябрьдә урыны белән 13 градуска кадәр салкын булырга мөмкин. Көндез явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Юлларда бозлавык», — диелә синоптиклар фаразында.
Киләсе атнада явым-төшемнәр булмаячак, чөнки 30 ноябрь һәм 1 декабрьдә Татарстан антициклон йогынтысында булачак.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat