Казаннан Бакуга туры рейс ачыла

1 августта Казаннан Бакуга яңа авиарейс ачыла. Самолетлар атнага бер тапкыр дүшәмбе көннәрендә очыш ясаячак.

Әзербайҗан башкаласыннан очу җирле вакыт белән 12:20дә, Казанга төшү 14:00кә планлаштырылган. Татарстан башкаласыннан самолет 15:00дә очачак, Бакуга 18:40 сәгатьтә төшеп утырачак. Юлга якынча 2 сәгать 40 минут вакыт кирәк була.

Рейслар Superjet-100 самолетларында башкарылачак, дип хәбәр итә «ИрАэро»авиакомпаниясе матбугат хезмәте.


Фикер өстәү