Башкортстанда чиркәүне яшен суккан

Янгын өч катлы гыйбадәтханәнең түбәсеннән башланган.

Башкортстанның Туймазы районы Возвижение авылында яшен сугып чиркәүдә янгын чыккан.

Янгын өч катлы бүрәнә бина түбәсендә башланып, 300 квадрат метр мәйданны биләгән. Аны сүндерүгә 25 кеше һәм 9 берәмлек техника җәлеп ителгән. Бәхеткә һәлак булучылар һәм имгәнүчеләр юк.

Янгынның сәбәпләрен Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүчеләре ачыклый.


Фикер өстәү