Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов социаль челтәрләрдә кызыклы видео тәкъдим иткән. «Мин бу серне 34 ел буе сакладым. Хәзер сез барысын да беләсез инде!» – дигән ул.
«Күпләр S — ул супермен дип уйлый. Ә чынлыкта S – ул Салават», – дип шаярта җырчы. Видеога язылучылары күп кенә комментарийлар калдырган. Аның бу шаяруын хуплаучылар да, бик үк өнәп бетермәүчеләр дә булган.
Салаватның 1 августта 34нче концерт сезоны башлана.