Җәнлекләр кешеләргә бик нык ияләшкән.
Казанда яшәүчеләр Горький паркындагы тиеннәрдән туя башлаган. Җәнлекләр кешеләргә шуның кадәр ияләшкән, хәтта куып җибәрсәң дә китмиләр. Бу хакта VKP телеграм-каналында хәбәр ителә.
Тиеннәрдән бигрәк тә балалы аналар зарлана. Аларның әйтүенчә, җәнлекләр кешеләрдән курыкмый – үзләрен көнбагыш һәм чикләвек белән сыйлаганны көтә.
Әмма белгечләр әйтүенчә, җәнлекләрнең үз-үзен тотышында гайре табигый берни дә юк бу. Алар кешеләрнең үзләрен ашатуына ияләшкән – бары шул гына.