Санап тотканны ярата: Хөкүмәт йортында алты айга бюджет үтәлешен тикшерделәр

Акча эше дисциплина таләп итә. Хәзерге катлаулы шартларда бигрәк тә. Хөкүмәт йортында беренче яртыеллыкта республиканың берләштерелгән бюджетын үтәү йомгаклары буенча республика киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул хакта искә төшерде.

Утырышта яңгыраган мәгълүматларга караганда, ярты елда Татарстанның тупланма бюджетына 230,5 млрд сум акча кергән. Шуларның салым булмаган керемнәре – 207,3 млрд сум. Шул рәвешле салым җыю буенча план 61,4 процентка үтәлгән. Узган елгы күрсәткечләрне хәтердә яңартсак, тупланма бюджет үтәлеше 125 млрд сумны тәшкил иткән иде. Салым һәм салым булмаган керемнәр хисабына казнага 149 млрд сум акча кергән.

Әмма, Президент әйтүенчә, быелгы күрсәткечләр тынычландырырга тиеш түгел.

– Хәзерге сәяси вазгыятьтә безнең предприятиеләргә басым ясала. Икътисади үзгәртеп кору бара. Җитештерүчеләр логистиканы җайга сала, импорт алмаштыру ысулларын эзли, курс үзгәреше шартларында эшли, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Бу җәһәттән Президент тармак министрларына әлеге мәсьәләләрдән һәрвакыт хәбәрдар булып торырга чакырды. – Җитештерүчеләргә кооперация элемтәләре урнаштырырга һәм сату базарларын табарга, хәзер гамәлдә булган ярдәм чараларын кулланырга, яңаларын федераль дәрәҗәдә тәкъдим итәргә булышырга кирәк. Без бердәм команда булып эшләргә тиеш.

Хәзерге шартларда катгый финанс дисциплинасы гаять мөһим, дип искәртте Татарстан Президенты. Акча таләп иткән юнәлешләр дә, ирешәсе күрсәткечләр дә байтак.

Алты айлык акча хәлләре турында Россия салым хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин да хисап тотты. Идарә җитәкчесе белдергәнчә, Татарстан Идел буе федераль округында салым керемнәре күләме буенча алдынгы булды. Икенче урында – Самара өлкәсе (497 млрд сум), өченче урынны Пермь крае (455 млрд сум) били.

– Беренче алты айда республикада салым җыю 634,6 млрд сумга җитте. Бу узган елгы күрсәткечтән 32 процентка күбрәк. Җыелган салымның 416,6 млрд сумы – федераль, 218е  Татарстанның тупланма бюджетына күчерелде. Былтыргы күрсәткечтән 44 процентка артыграк бу, – диде идарә җитәкчесе.

Кыскача әйткәндә, июнь аенда бюджетка 32,9 млрд сум акча күчкән (45 процентка яисә 10,2 млрд сумга күбрәк). Аерым алганда, файдалы казылмалар чыгару тармагыннан килгән салым күләме – 407,2, НДС – 121,4, керемгә салым – 114,6 һәм физик затларның кеременә салым 47 млрд сумны тәшкил иткән. Физик затлар кеременә салымны кире кайтару күрсәткече дә 1,8 тапкыр артып, 10,8 млрд сумга җиткән.

Марат Сафиуллин белдергәнчә, салым кереме кимегән тармаклар да бар. Болар – нефть продуктлары җитештерү (0,3 млрд сум), автотранспорт чараларын җитештерү (2 млрд сум).

Татарстанның финанс министры Радик Гайзатуллин сүзләренчә, барлык дәрәҗәдәге бюджетларның керем өлешенең үтәлеше уңай бәяләнә.

– Республиканың үзкеремнәре буенча бюджет – 181,5, җирле бюджет  25,8 млрд сумга үтәлде. Яртыеллыкта күчкән акцизлар күләме 19,8 млрд сумны тәшкил итте, – дип хисап тотты министр.

Радик Гайзатуллин үз чыгышында бюджетка түләүләрне шактый киметкән компанияләрне дә (аларның саны 560лап) атады. Предприятиеләрнең матди кимүләре берничә йөз миллион сумнар белән исәпләнә. Гомумән кушсаң, 10 млрд сум акча дигән сүз бу.

Моңа Татарстан Президенты да игътибар итте. Күзәтү, тикшерү генә түгел, аларга ярдәм итү юлларын да барларга кирәклегенә басым ясады ул. «Ниндидер сәбәпләр бардыр, гел дә начар эшләгәннән генә түгелдер. Хезмәт коллективларын сакларга һәм яңа сату базарларын табуда булышырга кирәк», – диде Президент.

 


Фикер өстәү