Роспотребнадзор белгечләре июль ахырында кура җиләген күбрәк ашарга киңәш итә. Бу хакта “Здоровое питание” сайты яза.
Өлгереп җиткән кура җиләгендә файдалы матдәләр һәм витаминнар, органик кислота, пектин, В һәм С витаминнары күп. Җиләк. антиоксидантларга бай булуы сәбәпле, баш мие эшчәнлеген яхшырта һәм канда шикәр микъдарын көйли. “Җиләкне әз-әзләп, әмма даими ашау йөрәк өчен бик файдалы. Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ул йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китем куркынычын киметә, тромбоцитларга юлны яба, югары кан басымын төшерә”, – ди белгечләр.
Кура җиләге шулай ук буыннарның ялкынсынуын бетерергә ярдәм итә. Аны даими ашау артрит куркынычын киметә һәм авыртуны баса.