Татарстан урманында янгын чыккан

Бүген 13.26 сәгатьтә Әлмәт районында Иске Суркино торак пунктынан ерак түгел, Лениногорск районы белән чиктә урманда янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешкән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Янгынның торак пунктларга ут күчү куркынычы булмаган. 14.58 сәгатьтә янгын басылган, тагын бер сәгатьтән соң бөтенләй сүндерелгән.

Утны сүндерүдә 76 кеше һәм 20 берәмлек техника катнашкан.  Анды Әлмәт янгын сүндерүчеләре, нефтьчеләрнең су ташу техникасы, шулай ук урман сагы хезмәткәрләре һәм җирле халык җәлеп ителгән.

Янгын 5,5 мең кв.метр мәйданны биләгән, хәзер аның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү