– Салих Сәйдәшев музее әдәбият һәм музыка, бию сәнгатен берләштерә. Бу коллектив яңа форматлар белән яшьләрне җәлеп итәр дип уйлыйм. Театраль куелышлар, экскурсияләр, винил кичәләр оештырылачак, – ди Татарстан Милли музееның генераль директоры Айрат Фәйзрахманов. – Без дәүләт ансамбле белән дә хезмәттәшлек итәчәкбез. Татар мәдәнияте тарихына багышланган яңа экспозиция турында да уйлыйбыз. Мәдәният үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләребезне дөнья белергә тиеш. Музейның тагын бер мөһим максаты – музыкага бәйле кешеләрне җыеп, көчле команда булдыру.
Музей җитәкчесе Айдар Ниязов та яшьләр белән эшләүнең мөһимлеген ассызыклый.
– Музейда Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте шәкертләре шөгыльләнә, студентлар практика үтәләр. Перформанслар оештырырга планлаштырабыз. Оркестрның 60 еллык юбилее уңаеннан җәяүле маршрут булдырырга телибез. Ул 2 сәгать барачак, Эрмитаж бакчасыннан башланып, Нәҗип Җиһанов музеенда тәмамланачак дип көтелә, – дип сөйли ул киләчәк планнары хакында.
Рәссам Алия Гайнуллина исә совет чоры балеринасы Нинель Юлтыевага багышланган күргәзмә әзерли. Ул «Сады Нинель. Собираю свет» дип аталачак.
– Биредә бию, музыка һәм сынлы сәнгатьне берләштерәсем килә. Нинель Юлтыеваның тормышы авыр булган. Ул илләр гизгән, Мисыр һәм Венесуэлада балет труппалары җыйган. Юлтыева – гомерен педагогикага багышлаган кеше. Күргәзмәдәге бакча образы – шул белем бирүнең метафорасы. Ә пыяладан төшкән яктылык – ул үзе, аның позитивлыгы. Тәрәзәләрне дә рәсемнәр белән бизисем килә. Нинель Юлтыеваның тормыш юлы аркылы аның дөньякүләм дәрәҗәсен күрсәтергә телим, – ди Алия Гайнуллина.
Салих Сәйдәшев музеенда күпсанлы фотолардан торган галерея да әзерләнә. Салих Сәйдәшевнең беркайда да яздырылмаган җырлары, берничә тангосы табылган. Беренче тапкыр агачтан ясалган бюсты да күрсәтеләчәк. Шулай ук Салих Сәйдәшев һәм Фоат Мансуровның дирижер таяклары, Натан Рахлинның музыка уен кораллары һәм сувенирлары да – тарихи экспонатлар.
– Яшь җитәкче буларак, минем өчен бу – зур җаваплылык һәм сынау. Музей эчендәге эшләрдән тыш, без чаралар уздырып кына калмыйбыз, ә Милли музей филиалы буларак, фондлар белән эшлибез һәм мәдәни экскурсия программасын төзибез, – ди музей җитәкчесе Айдар Ниязов.
Моннан тыш, монда «Музейный квартал» программасы да эшли. Бу бер билет алып, берничә музейга сәяхәт кылырга мөмкин дигәнне аңлата. Ул Горький, Шаляпин, Сәйдәшев, Җәлил һәм Боратынский музейларын берләштерә. Айрат Фәйзрахманов сүзләренә караганда, аларга Сынлы сәнгать музее да кушылырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез