Газетага язылу

Режиссер-җырчы Алмаз Нургалиев: «Җырлау – минем өчен җан азыгы»

«Җырлый башлыйм...», – диде дә, Фәнис Гәрәев сүзләренә Рим Хәсәнов язган «Сары чәчәк өзмәгез» җырын яңартып, дөньяга чыгарды.

Режиссер-җырчы Алмаз Нургалиев: «Җырлау – минем өчен җан азыгы»
Фотолар Алмаз Нургалиевның шәхси архивыннан

Сүзебез күпләргә Әзһәр Шакиров турындагы «Җылак» нәфис фильмы, туган нигезен ташлап китә алмаган, авылында бер ялгызы яшәп калган Габдулла Хәйбуллин турындагы «Җиде утрау арасында» документаль фильмы һәм «Ак чәчәкләр» сериалы аша яхшы таныш булган режиссер Алмаз Нургалиев турында. 20 ел элек консерватория тәмамлаган Алмаз ни өчен бүген җыр сәнгатенә кайтырга булган?

– Алмаз, ни өчен менә хәзер җырларга булдың?

– Моның сәбәпләре күп. Шулай килеп чыкты: консерваториягә мин мәктәпне тәмамлауга ук кердем. Ул вакытта 17 яшь иде. Ә андагы курсташларым миннән 5–6 яшькә өлкәнрәк. Консерваторияне 23 яшемдә тәмамладым. Укытучым Зилә Даяновна Сөнгатуллина: «Син әле бик яшь. Бу яшьтә консерваториягә укырга киләләр генә. Өлгермәгән әле син», – диде. Инде менә укып бетергәнгә дә – 20 ел. Хәзер уйлыйм да, аның сүзләрендә хаклык булганлыгын аңлыйм. Тормышта ниндидер вакыйгалар, югалтулар аша узарга тиеш булганмындыр, күрәсең. Болар барысы да сине, фикер сөрешеңне үзгәртә бит. Тагын бер сәбәбе – мин элек үземнең җырлавымны ошатмый идем. Хәзер дә ул чордагы җырларымны тыңлыйм – ошамый. Ә менә бүген үзем дә кабул итәрдәй тавышымны эзләп таптым кебек. Бу юнәлештә белем алганмын икән, җырлыйм икән, мин аны тормышымда кулланырга тиеш дип саныйм.

– Ни өчен халыкка үзеңне «Сары чәчәк өзмәгез» җыры белән тәкъдим итәргә булдың?

– Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Иҗатташ дусларым белән җырлар язылып, әзерләп куелган иде. Мин холкым буенча шундый кеше: алардан әле дә канәгать түгел, төзәтмәләр кертәм. Иҗатташ дусларымның берсе, курсташым Илзия Фәтхуллина интернет челтәрләренә физик мөмкинлеге чикле бер бала белән җырлаган җырын куйган иде. Бу җыр миңа ошады. Без Илзия белән сөйләшеп киттек һәм җыр сәнгате хакындагы фикер алышулар безне бергәләп иҗат итәргә этәрде. Ретро җырларга карата да фикерләребез бертөрле. Минем күңелем 1980–1990 нчы елларда иҗат ителгән җырларга ныграк тартыла. Ул елларны татар эстрадасының чәчәк аткан, «алтын» чоры дип саныйм. Илзия белән музыка мәктәбенең актлар залында бер-ике җырны яздырып карарга булдык. Ике җырның берсе «Сары чәчәк өзмәгез» иде. Мин язманы эшкәртергә бирдем. Җыр әзер булгач, тыңлап карадым һәм беренче тапкыр үземнең җырлавым үземә дә ошады. Шуңа күрә халыкка да шушы җырны беренче итеп тәкъдим итәргә булдым.

– Татар эстрадасында җырчылар бик күп бит, куркытмыймы?

– Өметсез шайтан гына, ди. Мин бүген күңелемдә тупланган, курсташым Илзия белән уйлаган иҗади планнарыбызны тормышка ашырырга телим. Аны тамашачы да күреп, кабул итеп ала икән, алга куйган максатыбызга ирешәчәкбез. Җырлау – минем өчен җан азыгы. Мин аны башкаларга да тәкъдим итәргә телим. Кайберәүләр шигырь яза да, бу үзем өчен генә, ди. Мин моңа ышанмыйм. Син аны язасың икән, димәк, барыбер кемгәдер нәрсәдер әйтергә, җиткерергә телисең. Бүген бит мөмкинлекләр җитәрлек. Минем хәзер җырларга теләвем дә моңа кадәр эшләнгән эшләремнең дәвамыдыр дип уйлыйм.

– Син тамашачыга яңа, кызыклы стиль тәкъдим иттең. Җыр белән бергә аның тарихы турында авторларыннан сөйләткән видео һәм җырга клип та күрсәттең.

– Бу – минем 15–20 еллык хезмәтемнең җимешләре, режиссерлык эшемнең нәтиҗәсе. «Татарстан – Яңа Гасыр» каналындагы «Татарча караоке» тапшыруын төрле буын җырчылары белән җыр тарихларын өйрәнеп эшләргә туры килде. Менә шуның да тәэсире булгандыр. Әлеге тапшыруны эшләгәндә, шуны аңладым: халыкка үз тарихы кызык. Мондый алым тәкъдим итүемнең тагын бер сәбәбе бар. Без еш кына авторлардан «Сәхнәдән, радиодан безнең исемне дә әйтмиләр» кебегрәк сүзләр ишетәбез. Шуңа да авторлар белән видеоязмалар эшләргә булдым. Шигырь дә, көй дә юктан гына барлыкка килми бит ул. Авторга барыбер нәрсәдер тәэсир итә. Бик кызыклы җыр тарихлары бар. Бәлки мондый алым башка җырчыларны да кызыксындырыр, алар да игътибар итәр. Җыр бит ул бер кешенең хезмәте генә түгел.

– «Сары чәчәк өзмәгез» җырының клибындагы сюжет та күңелгә тия. Клиплар остасы икәнлегеңне беләм. Синеңчә, бүгенге татар клибы нинди булырга тиеш?

– Әлеге клипта мин күбебезнең тормышында була торган чынбарлыкны күрсәтергә тырыштым. Без еллар узганнан соң да яшьлектә сөйгән ярлар белән очрашырга мөмкин. Ләкин бик сирәкләр генә, гаиләсен бозып, шул мәхәббәте артыннан китә. Чынлыкта күрешәбез, елмаешабыз да: «Бу да олыгайган икән», – дип, алга таба тормышны үз җаена дәвам итәбез. Нәфис фильмнарда мондый күрешүләр башкачарак булырга, геройлар беренче мәхәббәте белән кавышырга да мөмкин. Мин клипта иллюзияләргә бирелмәскә, чынбарлыкны күрсәтергә тырыштым.

Моңа кадәр дә җырларга клиплар шактый төшергән идем инде. Мин аларны да моңа кадәр булган кагыйдәләргә таянып, замана таләпләренә артык бирелмичә эшләргә тырыштым. Замана таләпләренә өстенлек бирәбез икән, бертөрлелек барлыкка килә башлый. «Татар клипларында җырчы я каен янәшәсенә басып җырлый, я кыйммәтле машина белән әнисе янына авылга кайта», – дигән сүзләр дә йөри иде бит. Бу фикердә күпмедер дөреслек бар. Ләкин чит ил клипларын карасак, татарныкы алардан әллә ни калыша, димәс идем. Шунысы да бар, аларның менталитеты безнең татар менталитетына туры килми. Үз халкыңның уй-фикерләрен исәпкә алып эшләргә кирәк дип саныйм.

– Син үз җырларыңа үзең үк клиплар да төшерә алуың белән бәхетле...

– Бездә «Ите сиңа, сөяге миңа» дигән әйтем бар бит. Оста читекче дә үз баласын икенче бер остага биреп өйрәткән. Бу яңа алымнар өйрәнеп кайтсын өчен кирәк. Мин дә бүтән кешегә төшерттерергә мөмкинмен. Иҗат төрле булырга тиеш. Үзем дә башка җырчыларга клиплар эшләргә әзер. Соңгы вакытта бу эштән туктап торган идем. Хәзер яңа идеяләр барлыкка килә. Мин бит барыбер кинематографиягә бәйле эшләремне дә дәвам итәм.

– Әтиең Азат абый (үзешчән җырчы Азат Нургалиев) бер әңгәмәдә: «Балаларның иҗат юлында булуын теләмәс идем», – дигән иде. Синең бу яңалыгыңны гаиләң ничек кабул итте?

– Әти миңа бер тапкыр гына каршы килде. «Сандугач керде күңелгә» дигән конкурс бар иде. «Бармыйсың», – диде. Минем 11 нче сыйныфта укыган чагым. Казанга качып чыгып киттем һәм беренче урынны алып кайттым. Башка әтидән «кирәк түгел» дигән сүз ишетмәдем. Ә гаиләмә килгәндә, хатыным Алсу белән 20 елдан артык бергә яшибез, дүрт бала үстерәбез. Бездә ниндидер уең, башлыйсы эшең хакында башта утырып фикерләшү гадәте бар. Алсудан яңа эшләремә карата кире сүз ишеткәнем юк.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре