Газетага язылу

Мөмкинлеге чиксез аларның: Казанда «Һәркемнең үз кояшы бар» IV республика фестивале узды

Монда бар да башкача. Кешеләр бер-берсен аңлый, тыңлый, ишетә һәм хәленә керә белә. Казанда физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйлар өчен уздырылган «Һәркемнең үз кояшы бар» («Солнце в каждом») IV республика фестивале күңелләрне айкады.

Мөмкинлеге чиксез аларның: Казанда «Һәркемнең үз кояшы бар» IV республика фестивале узды
Автор фотосы

Зал сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле бала үстерүче әти-әниләр, әбиләр, ятимнәр йортында гомер итүче сабыйлар белән тулы иде. Хәер, фестивальнең елдан-ел дуслары да арта. Араларында иганәчеләр дә, эш белән ярдәм итүчеләр дә байтак.

Фестиваль дүртенче тапкыр үткәрелә. Катнашырга теләк белдереп, 288 баладан гариза килгән. Арадан иң осталарын сайлап алу җиңел булмаган. Жюри күңеленә хуш килгән 103 чыгыш җиңүче исеменә лаек дип табылды, калганнары да лауреат булды.

  «Солнце в каждом» фестивален «Нур» хатын-кызлар оешмасы һәм «Сандугач» хәйрия фонды оештыра. Фонд президенты Айгөл Хәйруллина әйтүенчә, физик мөмкинлеге чикләнгән сабыйларны сөендерү күңелгә рәхәтлек кенә биреп калмый, күп кенә әти-әниләрне дә берләштерә.

– Өч хатын-кыз бергә киңәшеп, зур концерт уздырыйк дип тотынган эш иде бу. Шөкер, инде дүртенче ел бәйгене җылы итеп уздырырга тырышабыз, – ди ул.– Һәр бала үзен зур сәхнәдә күрергә тели. Шуңа да каушауларын җиңеп, ничек тә тамашачы алдына чыгарга тырыша алар. Һәммәсе – болай да җиңүче. Бу сабыйлар бар җирдә матурлык күрәләр. Һәрберсе кадерле, якын безгә. Бер бала да фестивальдән бүләксез китмәде.

Чараны балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә көтеп тора. Арчада яшәүче Лилия Нигъмәтҗанова кызы Ралия өчен сөенеп туя алмый. Өченче ел рәттән катнашкан кыз бәйгене зур түземсезлек белән көтеп ала.

– Шул кадәр рәхәт чара бу. Монда бөтен кеше бертигез, бөтенебезне берләштерә торган фестиваль. Оештыручыларга чиксез рәхмәтлемен. Кызым шигырь дә сөйли, җырлый да, ансамбль белән дә чыгыш ясый. Үзен кирәкле итеп тоя. Күпме дуслар таптык! – ди Лилия.

Балтач районының Чапшар авылыннан килгән Кәримә Әхмәтова шигырь сөйләү осталыгын күрсәтә. Ул да бәйгедә өченче ел рәттән катнаша. Быел Кәримә Факил Сафинның «Туган телем мәңге яшәр» дигән шигырен укыды.

– Кызымның умырткалары авырта. Әмма сәхнәгә чыгу аның бар борчуын оныттыра. Үзе дә сер бирми, сызлануларга түзәргә өйрәнде инде. Мондый бәйгеләр безнең балаларга канат куя, алга атларга көч бирә, үзләренең башкалардан ким түгеллеген аңларга ярдәм итә. Баласын сәхнәдә күргән әнинең ни кичергәнен сөйләп бетерерлек түгел. Ә балалар үзләрен бигрәк бәхетле тоя ул көнне, – ди Кәримәнең әнисе Айсылу.

Фестивальдә кайбер балалар татар эстрадасы җырчылары белән бергәләп чыгыш ясады. Бию коллективы чыгышына көйне Татарстанның атказанган артисты Рәзил Камалов уйнады. Чарада яшь талантлар Рөстәм Хөсәенов белән Камил Баһавиев та катнашты.

– Мондый үзенчәлекле сабыйлар янында җырлау тагын да дулкынландыра. Чыгыш ясарга чакыргач, бик теләп ризалаштык. Янәшәбездә төрле кешеләр бар. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, алар алдында чикләр юк икәненә инандык, – ди җырчы егет Рөстәм Хөсәенов. – Үзенчәлекле бала тәрбияләү – үзе зур хезмәт. Минем абыемның да баласының мөмкинлеге чикле.  Әмма ул – безгә бирелгән сынау. Аны уза белергә кирәк. Мин монда балаларга сәламәтлек теләр идем. Иң мөһиме: янәшәләрендәге якын кешеләре исән-сау булсын.

Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисова фикеренчә, мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр белән мондый уртак чыгышлар бөтен бала өчен дә файдалы.

– Безнең балалар мондый бәйгеләрдә чыгыш ясап кына калмый. Алар, үзенчәлекле балаларны күреп, тормышка башкача карый башлый. Игътибарлылык, миһербанлылык арта. Катнашучылар исә үзләренең башкалардан ким түгеллеген аңлый. Дөрестән дә,  монда чыгыш ясаучы сабыйлар көчле рухлы, авырлыкларны җиңә беләләр. Киләчәктә дә барган юлларыннан тайпылмасыннар, күңелләренә хуш килгән өлкәдә үзләрен тапсыннар иде, – ди Гүзәл.

Җырчы Гөлнара Габидуллинага да физик мөмкинлеге чикләнгән балалар чит түгел. Аның үзенең дә энесе озак еллар урында ята.

– Бу балаларны тәрбияләүче әниләр алдында башымны иям. Үз әнием дә 27 ел энемне тәрбияләде. Баласының шундый хәлдә икәнен күрү бер дә җиңел булмагандыр, үз хәлен үзе генә белгәндер. Әнә шул хәсрәт алып китте дә инде үзен. Әле әнием алай тиз бирешә торган кеше түгел иде. Мин бу балаларның әниләренә озын гомер телим, – ди җырчы.

 Гөлнара Никита исемле малай белән чыгыш ясады. Гөлнараның кызы Әминә дә бәйгедә катнашучыларга матур җырларын бүләк итте.

Бәйгене тамаша кылырга килүчеләр арасында җәмәгать эшлеклесе, 50 елдан артык балалар укыткан Нурия Шәрипҗанова да бар иде.

– Мөмкинлекләре чикле балаларның чыгышларын шулкадәр яратып карап утырдык. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Араларында бик сәләтле балалар бар. Барысының да тырышып әзерләнгәне күренеп тора. Бик уйландыра торган чара булды бу. Күңелләрне кузгатты, күзләр яшьләнде, – ди ул.

Чыннан да, бу хис-тойгылар, кичерешләр өчен оештыручыларга да, балаларга да рәхмәт. Җирдәге матурлыкны да күрмичә, иң кадерле байлык – сәламәтлекнең кадерен аңламыйча дөнья куып, каядыр ашыкканда, чабуыңнан тартып туктатыр өчен кирәк мондый чаралар. Күктән җиргә төшеп, атлый алганыңа, ишеткәнеңә, күргәнеңә шөкер итәр өчен, бер генә чыгыш карау да җитәдер. Юкка гына бу мөмкинлеге чиксез кешеләр безне сынау өчен җибәрелмәгән бит!

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре