Быел ишегалды территорияләрен кабул итү буенча сәяхәтләр тулысынча төгәлләнгән. Йомгаклар буенча 560 ишегалды территориясенең 494е кабул ителгән.
Ун муниципаль районда кабул итү эшләре тулысынча башкарылган. Казан шәһәрендә, Лениногорск һәм Чистай районнарында ачыкланган 86 кисәтүне бетерү таләп ителә. Эш бу ай ахырына кадәр тәмамланырга тиеш.
Киләсе ел программасына 4 муниципаль берәмлектә 240 ишегалды территориясе кертелгән: Казан шәһәре, Зеленодольск, Лениногорск һәм Түбән Кама районнары. Калган барлык муниципалитетлар «Безнең ишегалды» программасын төгәлләгәннәр.
Хәзерге вакытта төзекләндерүнең башлангыч схемаларын әзерләүнең актив стадиясе дәвам итә. Бүгенгә тикшерүгә 240 схеманың 198е йөкләнгән. Кыска вакыт эчендә проектлауга керешергә кушылган, аннары халык белән фикер алышулар башлана. Беренче очрашулар башланган инде.
Төзелеш сезоны тәмамлану сәбәпле, халыктан килгән мөрәҗәгатьләр саны кимү күзәтелә.
Ел башыннан программа адресына 5 меңгә якын мөрәҗәгать кергән, шуларның 266сы – соңгы ике атнада республиканың 8 районыннан.
7 ел эчендә төзекләндерелгән ишегалды территорияләре күләмен исәпкә алып, ирешелгән нәтиҗәләрне карап тоту һәм саклап калу буенча колачлы эш башкарылырга тиеш. Республика Рәисе кушуы буенча программа кысаларында 7 ел эчендә гамәлгә ашырылган ишегалларын карап тотуның сыйфатын яхшырту һәм мониторинглау системасы эшләнгән. Беренче яртыеллыкка ул өч төп юнәлешне үз эченә ала. Программада катнашкан ишегалларында атна саен даими рәвештә йөреп чыгулар үткәрелә, ишегалды территорияләрен мониторинглау өчен кешеләр үзләре система эшләгән һәм бу эшләтеп җибәрелгән. Идарәче компанияләр хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү өчен елга бер тапкыр үткәрелә торган укыту программалары дәвам иттереләчәк, шулай ук ел дәвамында аерым укыту треклары белән тулыландырылачак.
Язгы һәм җәйге чорда 199 җәмәгать киңлегенә мониторинг үткәрелгән. 1,5 меңнән артык кисәтү ачыкланган, шуларның 79%ы бетерелгән. Биектау, Әлки, Әлмәт районнары территорияләрне карап тоту сыйфатын узган елга караганда яхшыртканнар. Балалар спорт мәйданчыкларында җайланмаларны һәм өслекләрне карап тору буенча кисәтүләр еш очрый. Шулай ук даими рәвештә вандализм актларының нәтиҗәләрен бетерү буенча җитешсезлекләр теркәлә.
Объектларны кышка әзерләгәндә фонтан җайланмаларын, автомат рәвештә су сибү системаларын, урам душ җайланмаларын консервацияләүгә аерым игътибар бирергә кирәк, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез