Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов съезд делегатлары адресына сәламләү юллаган иде. Аны ТР Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров укып ирештерде. Республика Рәисе хәрәкәтнең Татарстанда җәмгыять бердәмлеген һәм иҗтимагый‑сәяси тотрыклылыкны ныгытуга күпьеллык өлеш кертүен билгеләп үткән, шулай ук активистларга системалы эшләре һәм социаль әһәмиятле инициативаларда катнашулары өчен рәхмәт белдергән.
«Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең XI съездында катнашучыларны чын күңелдән сәламлим. Узган 27 ел эчендә хәрәкәт туган республикабызда иҗтимагый‑сәяси тотрыклылыкны, милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклауга сизелерлек өлеш кертте, гражданнарның бердәмлеген ныгытуга ярдәм итте. Күпмилләтле халык мәнфәгатьләрен эзлекле рәвештә яклап, хәрәкәт төрле оешма-берләшмә вәкилләренең ышанычын яулады, күпкырлы хезмәте белән җәмгыятьтә лаеклы абруй казанды. Бүген «Татарстан – яңа гасыр» хәрәкәте республика һәм муниципаль дәрәҗәдә зур вәкиллеккә ия, сайлау комиссияләрендә эшли, гражданнарның сайлауларда актив катнашуына ярдәм итә, – диелә Рөстәм Миңнехановның сәламләвендә. – Шунысы мөһим, ерак 1999 елда оешманы төзүне һәм аякка бастыруны Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев хуплады. Бу уңайдан «Татарстан – яңа гасыр»ның меңләгән активы Минтимер Шәймиев елы чараларын әзерләүдә һәм уздыруда иң актив катнашыр дип өметләнәм».
Хәрәкәтнең узган өч елдагы эшчәнлеге турындагы хисап белән Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Ул хәрәкәттә катнашучыларның һәм активистларның сайлау кампанияләрендә, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүдә, патриотик тәрбия бирүдә, спортны үстерүдә, экологик инициативаларда һәм яшьләр белән системалы эшләүдә зур роль уйнавын билгеләп үтте.
Хисап чорында Югары советның 11 утырышы һәм хәрәкәт Президиумының 12 утырышы булды. Татарстан Дәүләт Советында «Татарстан – Яңа гасыр» депутатлар төркеме белән хезмәттәшлек төп юнәлеш булып тора. Бергәләп «түгәрәк өстәлләр» һәм әйдәп баручы оешмалар мәйданчыкларында, шул исәптән «КАМАЗ»да, Казан милли тикшеренү техник университетында һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында күчмә утырышлар оештырылды.
Фәрит Мөхәммәтшин 2025 елның июнендә Татарстан Республикасында парламентаризмның 30 еллыгына багышланган киңәйтелгән утырыш уздыруны мөһим вакыйга дип атады. Анда Дәүләт Советының барлык чакырылыш депутатлары катнашты.
Фәрит Мөхәммәтшин зур электораль циклга – РФ Президентын сайлауларга (2024 елның марты), ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауларга (2024 елның сентябре), Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларга һәм муниципаль сайлауларга (2025 елның 14 сентябре), быел сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә узган РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларга һәм ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларга аерым тукталды. «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге белән партнерлыкта «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте әлеге кампанияләрнең актив субъектларының берсе булды. Активистлар халык белән эш алып барды, очрашулар уздырды, тавыш бирү тәртибен аңлатты, халыкка Россия Президентын сайлау кампаниясе барышында да, Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларда да процедураны ачыкларга ярдәм итте, – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин. – Тарихи сайлаулар булды, республика халкы беренче тапкыр Татарстан Республикасы Рәисен сайлады. Татарстанлылар Рөстәм Миңнехановны берсүзсез хупладылар, аның өчен ике миллионга якын кеше үз тавышын бирде, ягъни, сайлау участокларына килгәннәрнең 88 % тан артыгы».
Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең муниципаль сайлауларда мөстәкыйль сайлау берләшмәсе буларак катнашуын мөһим казанышы дип билгеләп үтте – бу республика берләшмәләре арасында бердәнбер иҗтимагый оешма. Бүген вәкиллекле органнарда «Татарстан – Яңа гасыр»дан 163 депутат эшли, шуларның 39ы – шәһәр һәм район советларында. Яшел Үзән һәм Сарман районнарында «Татарстан – Яңа гасыр» депутат төркемнәре оештырылган. «Бүген хәрәкәтнең республика халкының мәнфәгатьләрен алга сөрү өчен зур көч буларак формалашуын ышанып әйтә алам, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин. – Бу безгә депутатлар корпусы һәм «Татарстан – Яңа гасыр»ның җирле бүлекчәләре башлангычларын бердәм юнәлештә алып бару, «Бердәм Россия» белән уртак фракция эшен көчәйтү мәсьәләләрен даими күтәрергә ярдәм итә. Сәяси вакыйгаларның агышында безнең өчен иң мөһиме – гади кешелекле эш: махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү. Бу — хәрәкәтебезнең төп бурычларының берсе».
Яшьләр белән эшләү һәм лидерлык потенциалын үстерү – хәрәкәт эшчәнлегенең мөһим юнәлеше. Хисап чорында өч тапкыр «Мөмкинлекләр» яшьләр форумы уздырылган, аларда бөтен республикадан 300гә якын кеше катнашкан. Тренинглар, квизлар, мастер‑класслар яшьләргә үз районнарында шундый ук чаралар оештырырга ярдәм итә.
Фәрит Мөхәммәтшин хәрәкәт эшенең өстенлекле юнәлешләре турында сөйләгәндә, икътисадның реаль секторына ярдәм итүне һәм авылда кооперацияне үстерүне, инвестиция климатын яхшыртуны һәм бизнес өчен уңайлы шартлар тудыруны, илкүләм проектларда һәм республика программаларында катнашу юлы белән муниципалитетларны баланслы үстерүне атады. «Территориаль бүлекләр активын һәм «Татарстан–Яңа гасыр» депутат төркемнәрен илкүләм проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында халыкка актив мәгълүмат бирергә, аларның үтәлешен мониторинглауда катнашырга һәм ирешелгән социаль нәтиҗәне күзәтергә чакырабыз. Нәкъ менә урыннарда кешеләрнең ихтыяҗлары һәм күрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге иң яхшы күренә», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Фәрит Мөхәммәтшин Югары Совет әгъзаларына, территориаль бүлекләр советларына, Башкарма комитет хезмәткәрләренә, активистларга, ветераннарга һәм барлык тарафдарларга иҗади хезмәтләре һәм битараф булмаганнары өчен, шулай ук муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларына, хакимият вәкилләренә инициативаларны тормышка ашыруда ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. «Бу катлаулы чорда бигрәк тә бердәм булып калу, традицион кыйммәтләргә тугрылыкны саклау, Россиянең терәк регионы буларак Татарстанны алга таба үстерү юнәлешен саклау мөһим. «Татарстан – Яңа гасыр» киләчәктә дә туган республикабызның һәм бөтен бөек илебезнең чәчәк атуына лаеклы өлеш кертер дип ышанам», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Съездда «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте Уставына үзгәрешләр кертү турында карар кабул ителде, хәрәкәтнең Югары Советы һәм аның Президиумы әгъзалары сайланды.
«Татарстан – Яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы рәисе итеп бертавыштан Фәрит Мөхәммәтшин сайланды.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез