Казанда «Тормыш рәвеше — Мәдәни код» фестивале ачылды

Казанда «Тормыш рәвеше- Мәдәни код»( Стиль жизни- Культурный код») дип аталган Этно-Fashion фестивале ачылды.

Биредә 400дән артык халык һөнәрчеләре катнаша. Алар- Россия төбәкләреннән генә түгел, Европа һәм Азия илләреннән дә килгән. Фестиваль кысаларында республика халкының төрле мастер классларда катнашу,фикер алышу,тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бар.Һөнәрчеләрнең эшләре белән Камал театры каршында әлеге эшләр белән танышып була.

— Кешене киеменә карап каршы алалар. Элек кием кеше турында барысын да сөйли иде. Әмма хәзер ул югалып бара. Без- киләчәк буынга үзебезнең милли байлыкны күрсәтергә тиеш,- ди Татарстанның Мәдәният министры Ирада Әюпова.

Фестиваль 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.


Фикер өстәү