Казанда арзан бәяләр белән яшелчә ярминкәләре эшли башлады

Казанда “Борщ җыелмасы”на керүче яшелчәләрне арзан бәяләрдән сату буенча беренче ярминкә узды. Ул «Бердәм Россия» партиясе тәкъдиме буенча берьюлы тугыз мәйданчыкта ачылды. Әлеге чара кибетләрдә бу продуктларның бәясен тотрыкландыру өчен кирәк, дип сөйләде “Бердәм Россия” эш комиссиясе әгъзасы — Татарстанның Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин.

«Соңгы вакытта без яшелчәләргә бәяләрнең шактый артуын сизә башладык. Аларны стабильләштерү өчен без күпләп сатучыларга, Татпотребсоюзга, агрофирмаларга арзан бәяләрдән сату буенча яшелчә культуралары ярминкәләре оештыру өчен мөрәҗәгать иттек», — диде спикер.

Ул республика һәм шәһәр хакимиятләре сатучыларны аренда түләвеннән, җыештырудан һәм башка кайбер чыгымнардан азат итте, шуңа күрә максималь түбән бәяләргә ирешелде, дип аңлатты.

Мондый базарлар Казанда көзгә кадәр яки кибетләрдә яшелчәләргә бәяләрне тотрыкландыру мизгеленә кадәр эшләячәк. Һәрхәлдә, көзен Татарстанда җирле уңыш өлгерәчәк һәм инде традицион көзге ярминкәләр дә барлыкка киләчәк, дип өстәде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Ярминкә иртәнге алтыдан эшли башлады һәм ачылыштан ук күп сатып алучыларны җыйды. Алар арасында түбән бәяләрне билгеләгән һәм кибетләрдә азык-төлек бәясенең артуына зарланган пенсионерлар күп иде.

Кишер, бәрәңге, суган, чөгендер һәм кәбестә кергән «борщ җыелмассы» ярминкәләре атна саен Казанда тугыз чатыр базарларында узачак.

 


Фикер өстәү