Камал театрының яңа бинасы кайчан ачылачагы билгеле

Төзүчеләр Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасын 2025 елга тапшырырга җыеналар. Ул Кабан күленең уң ягында, Назарбаев һәм Һади Такташ урамнары кисешкән урында урнашачак.

2024 ел планнарында — яр буеның бер өлеше кергән якын территорияне төзекләндерү. Моннан тыш, театрның паркы барлыкка киләчәк.

Театрның яңа бинасы төзелеше быелның февралендә башланды. Хәзер төзүчеләр монолит каркас белән мәшгуль. Шушы көннәрдә республика башлыгы Рөстәм Миңнехановны объекттагы эш темплары белән таныштырдылар.


Фикер өстәү