Камал театрының яңа бинасы архитектурасын эшләүгә халыкара бәйгедә катнашу өчен гаризалар тапшыру тәмамланган. Бәйгедә 537 архитектор катнаша. Аның төп шартларыннан берсе – театрның уникаль имиджын, милли әһәмиятен, традицияләрен һәм Кабан күле яры буенда урнашкан булуын исәпкә алу.
Бәйгедә Алма-Ата, Барселона, Брюссель Гаага, Париж, Токио кебек, Россиядән – Казан, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чаллы, Екатеринбург, Сочи кебек шәһәрләрнең компанияләре катнаша. Казан мэры Илсур Метшин рәислегендәге жюри октябрь аенда финалга чыккан 7 архитекторны билгеләячәк. Җиңүче киләсе елның 3 февралендә игълан ителәчәк. Сүз уңаеннан, театрның яңа бинасы якынча 2025 елда төзелергә тиеш. Ул Һади Такташ урамы белән Түбән Кабан күле арасында пәйда булачак.