Ятимнәр тораклы булачак

Татарстанда ятимнәр өчен барлыгы 247,5 миллион сумлык 181 торак сатып алыначак. Дәүләт сатып алулар сайтына бу җәһәттән тендер урнаштырылган.

Аның шартлары буенча 167 торак – Казанда, 10ысы – Арча районында, 4есе Чүпрәледә урнашкан булырга тиеш. Торакка карата таләпләргә килгәндә, аның йорт яки аерым фатир булуы кирәк. Ул барлык төзелеш һәм санитария нормаларына, закон нигезендә билгеләнгән башка таләпләргә җавап бирергә, шулай ук залогта, арестта булмаска тиеш.

Сатып алынган торакны тапшыру вакыты – 20 декабрьгә кадәр.


Фикер өстәү