Шәһәрлеләргә онкология авыруларын кисәтү һәм ачыклау мәсьәләләренә кагылышлы мәгълүмат һәм дәвалау ысулларын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара «Ярдәм нуры» проекты кысаларында Казан федераль университетының әйдәп баручы белгечләре катнашында узачак. Әлеге очрашуда катнашучылар яман шеш турындагы мөһим сорауларга җавап табачак. Лекциядә шешләрнең нәрсәдән барлыкка килүе һәм авыру куркынычын киметү мөмкинлекләре турында сөйләячәкләр. Моннан тыш, белгечләр заманча дарулар ясау технологияләре, авыруны иртә ачыклау һәм һәр кешегә аерым билгеләнә торган дәвалауның иң нәтиҗәле ысуллары белән таныштырачак.
Лекторий программасы өч чыгыштан тора: 17:30 дә «Шешләр нидән ярала яисә күзәнәкләр фетнәсе» лекциясе, 18:15 сәгатьтә «Рак авыруына каршы шифа: лабораториядән шифаханәгә кадәр» чыгышы, ә 19:00 да «Авыруны кисәтү һәм һәркемгә аерым дәва: яман шешне ничек җиңәргә?» дигән йомгаклау лекциясен тыңларга була.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез