Берләштерделәр. «ТАИФ» һәм «СИБУР» килешү имзалады

«ТАИФ» һәм «СИБУР» берләштерелгән компания булдыру шартлары турында килешүгә кул куйды. Килешү нигезендә, «СИБУР Холдинг» гавами акционерлык җәмгыяте базасында, Россиядә генә түгел, бөтен дөнья күләмендә иң зур нефть-газ-химия компанияләренең берсе оештырылачак.

Документ Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган җыелышта имзаланды. Алдан ук планлаштырылганча, алыш-биреш шартлары буенча «ТАИФ» акционерлары, үз компаниясе акцияләренең контроль пакетына алмашка, «СИБУР»ның 10–15 прценты күләмендәге өлешен үзенә ала. Моннан тыш, берләштерелгән компаниянең бер йодрыкка тупланып эшли башлавын тизләтү максатыннан чыгып, яклар «ТАИФ» акционерлары карамагында калучы компания акцияләрен вакытыннан алда сату турында килешкән. Шул рәвешле алыш-биреш төгәлләнгәннән соң «ТАИФ» төркеменең 100% акциясе берләштерелгән компаниядә тупланачак.

Берләштерелгән компания булдыру Россиягә дөнья күләмендә химия, нефть-газ-химия һәм нефть-газ тармаклары базарларында көндәшлеккә сәләтен үстерүгә ярдәм итәчәк. Барлык инвестицион проектлар гамәлгә ашырылганнан соң, берләштерелгән компания полиолефиннар һәм каучук җитештерү буенча дөньядагы 5 лидер исәбенә керәчәк.

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, берләштерү барлык яклар өчен дә файдалы булачак.
– Рәсми төстә шуны белдерәм: әлеге алыш-биреш республика өчен, республикада яшәүчеләр өчен, компанияләр өчен («СИБУР» сатып ала торган компанияләр турында сүз бара. – Ред.) һәм «СИБУР»ның үзе өчен дә файдалы, чөнки мондый компаниянең хакы бөтенләй башкача булачак. Әлеге компания зур проектларны тормышка ашыра алачак, чөнки ул – дөнья компанияләренең бишлегендә инде. Барлык якларның да мәнфәгатьләре туры килде. Дөрес адым бу, – диде ул. – Нефть-газ-химия комплексы – Татарстанның үсеш ноктасы. Республика өчен биредә нефть химиясенең үсүе мөһим. Әлеге тема буенча фикер алышканда, берничә сорау куйган идем. Бүген без аларның барысына да җаваплар алдык.

Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «СИБУР Холдинг» Директорлар советы рәисе Леонид Михельсон Татарстан Хөкүмәте белән компания арасында килешүгә кул куйды. Документ «СИБУР» һәм «ТАИФ» компанияләрен берләштерү кысасында имзаланды. Яклар Татарстанның икътисади тотрыклылыгын үстерүгә, төбәктә уңайлы инвестицион климат булдыруга юнәлдерелгән тырышлыкларны берләштерү турында килеште. Компания белән республика Хөкүмәтенең уртак эшчәнлегендәге өстенлекле юнәлешләр арасында – парник газларын һавага чыгаруны киметүгә, полимер калдыкларны җыю һәм эшкәртү системасын камилләштерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыру, социаль инвестицияләр программасының төп юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итү.

Фото: president.tatarstan.ru


Фикер өстәү