Фатир хуҗасы бергә яшәгән хатыны белән кунаклар чакырган.
Казанның Киров районы Виктор Сажинов урамындагы йортта бүген 0:10да уникенче каттан бер ир-ат егылган. Ир хатыны белән кунаклар чакырып бәйрәм иткән. Кәеф-сафа корып утырганнан соң ир кунаклар белән балконга чыккан. Ул урамга аркасы белән утырып, тәмәке көйрәтеп җибәрергә җыенган һәм уникенче каттан егылып төшкән. Ул шунда ук һәлак булган.