Таяну ноктасы: җанисәп алдыннан «Милләт җыены»нда  борчыган мәсьәләләр ачыкланды

Заман – бер кылычта, син аны яхшы кулланмасаң – ул сине кисә! Бүленсәк, вак-вак кисәкләргә бүлгәләнсәк, юкка чыгачакбыз. Без шуңа омтылабызмы? Татар – татар баласына гына газиздән дә газиз, бер-беребезгә таяныйк. Бу – «Милләт җыены»ның пленар утырышында яңгыраган кайбер фикерләр генә. Әмма шушы фикерләр дә җыенның рухын, борчыган мәсьәләнең кискенлеген аңларга ярдәм итә. Тиздән безне зур сынау көтә. 15 октябрьдән башланып китәчәк җанисәптә татар дигән исем астына тупланырбызмы, әллә бүлгәләнеп бетәрбезме? Киләчәкнең юлы безнең җавапка бәйле.

«Милләт җыены» Россиянең 70 төбәгеннән 500 милләттәшебезне җыйды. Алар төрле чараларда, форумнарда катнашты. Аларның барысын да бер үк мәсьәләләр, бер проблемалар борчый.

Чара башланыр алдыннан сөйләшкән кешеләрнең дә фикерләре уртак. Әйтик, Пенза өлкәсеннән вәкил Гүзәлхан Шаһвәлиева бөтен өмет – берләшүдә, дип сөйләде:

– Пенза өлкәсендә татарлар руслардан соң икенче урынны алып тора. Без мәктәпләрдә туган тел дәресләрен укыта алабыз әле. Этно-мәдәни татар компоненты буларак эшлибез. Хәзер безгә гаиләләр белән эшләргә кирәк. Аналар балаларын татар мәктәпләренә бирсә,  киләчәккә ышаныч ныгыячак. Берләшсәк, җиңеп чыгарбыз, бүлгәләнсәк, сынатачакбыз.

Төмәннән килгән вәкил Фәрит Корманов җанисәпне бик катлаулы мәсьәлә дип саный:

– Телне саклау да иҗтимагый оешмалар өстендә калды. Алай гына булмый шул ул, дәүләт дәрәҗәсендә хәл итәргә кирәк. Бүгенгә ФГОС буенча бер документ та юк. Ул булса, чит өлкәләрдә яшәүче татарларга татар телен укытуда кыенлыклар килеп чыкмас иде. Яшерен-батырын түгел, җанисәп буенча да без – проблемалы өлкә. Мин үзем дә – себер татары. Әмма мин татар булып язылачакмын. Татар дигән сүз астында берләшә алсак ярый да бит…

Утырышта үтемле чыгышларның берсе – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшинныкы булды. «Заман – бер кылычта…» дигән фикерне дә ул яңгыратты:

– Һәр халыкның иң кыйммәтле байлыгы – ватаны һәм хөррияте. Без бергәләшеп күп каршылыкларны җиңә алабыз. Безнең максатларыбыз кемнедер үзебездән аеру түгел, ә кушу, берләштерү. Берләшү ул – эчке үзгәрешләргә, уңышларга ирешү дигән сүз. Без алудан да бигрәк, күбрәк бирергә омтылырга тиеш. Безне күралмаучыларга да мәхәббәтебезне күрсәтик. Чөнки сөюдән тагын да якынрак бер  якынлык та юк һәм дошманлыктан тагын да ераграк бер ераклык та юк. Иминлекнең төп нигезе ул – гыйлемлелек. Һичшиксез ассимиляциягә һәм демографик фаҗигагә каршы тору ысулы – мәгариф һәм мәгърифәт. Татар балаларына динне, тарихны, татар телен, традицияләрен өйрәтерлек, үзаңын ныгытырлык уку йортлары булса, халкыбызның киләчәге өметле. Һәр хезмәтебез килер буыннарга мирас булсын.  Заман – бер кылычта. Син аны яхшы кулланмасаң, ул сине кисә.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе, депутат Ркаил Зәйдулла исә игътибарны татар исәбенә үз халыклары санын арттырырга омтылучылар барлыгына юнәлтте:

– Безнең милли бөтенлегебезгә бөтенләй көтелмәгән яктан һөҗүм итүчеләр дә бар. Ничек кенә авыр булмасын, күрше Башкортстанда татар халкын бүлгәләргә маташучы аерым бер төркемнәрнең эшчәнлегенә игътибар итми мөмкин түгел. Андагы кайбер, кем дияргә инде аларны, кайнарбашлар, татар дигән халык юк, ул 1920 елда гына большевиклар тарафыннан барлыкка китерелгән ясалма милләт, дип лаф ора. Янәсе, Казан татарлары алар чукынмаган чуашлар, мишәрләр исә – аерым халык, калганнары – үз тамырларын оныткан башкортлар. Бер караганда, моның ише кешеләрнең теләге аңлашыла – алар башкорт халкының күләмен арттырырга тели. Артсыннар! Ләкин бит ул татар халкының санын киметү хисабына булырга тиеш түгел. Без – тугандаш халыклар, һәм мин ышанам: безне беркем дә үзара ызгыштыра алмас. Бу юлы да без ике мөстәкыйль халык булып әлеге сынауларны җиңеп чыгарбыз.

Менә шушындый җыеннарда гадәттә аксакал чыгып саллы сүз әйткәнен көтәсең! Мөхәммәт Мәһдиев кебек үтемле, Аяз Гыйләҗев кебек кайнар, Сибгат Хәким кебек акыллы чыгыш сагындыра. Еш кына андый сүзне әйтүче табылмый. Бу юлы ул булды һәм кискенлеге, куәте белән истә калды. Сүзебез Казахстанның «Татар һәм башкорт конгрессы» республика идарәсе рәисе урынбасары Гриф Хәйруллин хакында. Аның һәрбер мисалы «Без шуны телибезме?» дигән сорау белән тәмамланды. Милләттәшебез чыгышын юкка чыгуның үзебезгә бәйле сәбәпләрен барлауга юнәлтте. Дөрес, кайбер фикерләре кискен яңгырады, әмма ул ахырдан гафу үтенеп, күңеле әрнегәнгә әйткәнен белдерде:

– Катнаш гаиләдә бала туса, нигә ул татар булып үсми? Моңа кем гаепле, кем тыя моны? Димәк, сәбәп үзебездә икән ләбаса. Без ни хәтле халыкны үрчетәбез, үстерәбез, шуның белән мактанабыз да. Берәр заман мәшһүррәк кеше килеп чыкса, шуның татар канын эзлибез, мактанабыз. Тик ул бит башка халык баласы!  Әле  без рус арасында 500 татар фамилиясе бар дип мактанып йөрибез. Мактанырлык нәрсәмени бу, җәмәгать! Ул бит башка халыкка күчеп киткән, аның нәселе урыслашкан. Без шуны телибезме?

Дөньяда 6000–7000 тел исәпләнә. Шуларның яртысына киләчәктә югалу яный. Без кайсы якта калырга омтылабыз? Бу бит безнең үзебезгә бәйле вазгыять. Бүленсәк, вак-вак кисәкләргә бүлгәләнсәк, сувенир халыклар берләшмәсе булабыз да эреп бетәчәкбез. Вак халыклар бетә! Без шуңа омтылабызмыни?

Күренекле галим, педагог дөнья әдәбиятыннан да мисаллар китерде:

–  Кайчандыр Казахстанның танылган әдибе Абай Кунанбаев булган. Ул бервакыт үзенең милләттәшләрен башка милләтләрдән өйрәнергә өндәгән: «Менә мин татарларга карыйм, алар бит авырлыкка да чыдый, солдат хезмәтенә дә түзә, динне дә тоталар, менә дигән итеп эшлиләр дә, матур итеп  ял итә дә беләләр! Шулардан өйрәник», – дигән. Бармы бүген шул Абайга охшаган татар Абае?! Әй, җәмәгать, татарлар! Башка халыклар барысы да берләшергә тырыша, берләшү юлларын эзли, шулардан өйрәнеп, берләшик, дип әйткәннәре бармы? Күрсәтегез миңа шул кешене – чал башымны иям.

Соңгы вакытта тагын бер язучы искә төшә. Урыс әдибе Лев Толстой «Хаҗи Морат» повестен язганда, иң башында тигәнәккә соклануын яза. Никадәр яшәү көче бар бу үләндә. Бөтен нәрсәне җиңгән кеше, миллионлаган үсемлекне кырып ташлаган, ә менә бу һаман яши. Тигәнәкне ул татарник дип атаган. Халкыбызның үҗәт икәнен, нык, тотрыклы икәнен шул вакытта ук аңлаганнар бит! Рус әдибе аңлаган!  Без шуны хәзер аңлый алабызмы?

Урысның тагын бер галиме – Малов болай дип язган: «Шушы татарларны яулап алганыбызга 300 ел үтте, алар һаман урыслашмады, тагын 300 ел көтәбезмени инде?!» – дигән. Без, көтмәсеннәр тагын өч йөз ел дип, шуларга ярдәм итәргә тырышабызмы?  Ассимиляциягә бирелеп, юкка чыгуыбызны телибезмени соң?.. Олы яшемә өметләнеп, сезнең алдыгызга чыгып шушы сүзләрне сөйләдем. Татарда шундый мәкаль дә бар: дустың елатып әйтер, дошманың көлдереп әйтер! Кайбер сезгә ошамаган сүзләр булса, гафу үтенәм. Мин аларны ачынганга әйттем. Бер олыны, бер кечене тыңла, диләр татарлар. Без һәрбер җирдә олыны да, кечене дә тыңлап, шул җирдәге шартларны да искә алып, законнарга каршы килмичә, ничек итеп берләшеп, бердәм калып яшәүне үзебез уйларга, үзебез хәл итәргә тиеш. Татар – татар баласына гына газиздән дә газиз. Башка халыкка сувенир халык берләшмәсе булып калса да җитә…

Фирдүс Тямаев та берләшергә чакырды:

–  Бер барыбыз да – бер тамырдан, без – бер нәсел, бер кан. Дөрес, диалект белән аерылабыз, ләкин ул аерым милләт дигәнне аңлатмый. Бүленү ул – акылсызлык. Безнең көч – бердәмлектә.  Башкалар аерырга тели икән, бирешмәскә кирәк. Димәк, татарлар  –эш-гамәлләре белән көнләштерерлек милләт. Бердәмлекне какшатмыйк.

Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә берләшү кирәклеген ассызыклады:

– Безгә бердәмлек кирәк. Бердәмлек дигәндә, Рөстәм Миңнеханов үзенең сәясәтендә аны төп юнәлеш итеп алып бара. Бердәм булмасак, соңгы елларда эшләгән эшләрне башкарып та чыга алмас идек. Әйе, бәлкем аларны әллә кайчан эшләргә кирәк булгандыр, әмма һәр эшнең үз вакыты бар. Һәм хәзерге мөмкинлектән файдаланырга кирәк! Мостай Кәримнең сүзләрен дә искә төшерик. Ул, татар белән башкорт бер кошның ике канаты, диде. Ике канат бер төсле какмаса, кош очмаячак бит.

Моңа кадәр сезгә таянып эшләдек, моннан соң да сезгә таянырбыз, сезнең белән күпкә ирешеп була. Бусы – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сүзләре:

– Халык санын алу, татарлар саны күпме булыр – бу сораулар барыбызны да  борчый. Республика күләмендә бу эшне оештырырга мөмкинлекләр бар. Әмма татарның өчтән бере генә Татарстанда яши. Сезнең ярдәм булмаса, бу эшне алып барып булмый. Бүген сезгә таянабыз. Киләчәктә дә таянып эшләрбез. Әлбәттә, тел мәсьәләсе, мәктәпләрдә укытуны оештыру проблемалары барыбызны да борчый. Юридик яктан системалы рәвештә эш алып бару кирәк. Төбәкләргә, чит илләргә чыгабыз, гел милләттәшләр белән очрашып, шушы юнәлештә эш алып барабыз.

70 төбәктән җыелган 500дән артык татар җанисәп алдыннан «Милләт җыены»нда таяну ноктасы эзләде. Әлбәттә, ул нокта үзебездә, калебебездә, аңнарның сафлыгында. Сынатмабыз, дип ышаныйк.

Гөлинә Гыймадова

Фото: tatarstan.ru, tatar-inform.tatar

 

 


Фикер өстәү