Габдулла Тукайның өч телдә басылган әсәрләре «Ел китабы — 2021» бәйгесендә җиңүче булган

Татарстан китап нәшриятында чыккан Габдулла Тукайның татар, рус һәм инглиз телләрендәге өч китаптан торган “Сайланма әсәрләре” «Ел китабы — 2021» конкурсында җиңүче булды. Кичә «Современник» Мәскәү театрында лауреатларны бүләкләү тантанасы үтте.

«Ел поэзиясе» номинациясендә Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинга конкурсның махсус дипломы тапшырылды.

Әлеге проект Татарстан китап нәшрияты тарафыннан күренекле  Габдулла Тукайның 135 еллыгы уңаеннан чыгарылган. Китапларда Габдулла Тукай иҗатыннан иң яхшы шигъри үрнәкләр тәкъдим ителә. Һәр җыентыкка шагыйрьнең 120 әсәре кергән.

«Ел китабы — 2021» конкурсы Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Быел бәйгедә Россиянең 30 шәһәреннән 110 нәшрияттан 700 китап катнашкан.


Фикер өстәү