Язын ят ризыклар ашыйсы килеп «сәерләнү»нең сәбәбе нәрсәдә?

Язын әллә нинди ят ризыклар ашыйсы килә башлый, эч эзләнә. Кайчак хәтта бөтенләй яратмаган ризыкларны да ашап куясың. Баксаң, организмдагы мондый «сәерлек»кә язгы витаминнар кытлыгы гына гаепле түгел икән. Теге яки бу ризыкны ашыйсы килү теләге кешедә җитди чир барлыгы турында да кисәтергә мөмкин.

Суган, сарымсак, тәмләткечләр. Мондый ризыкларга карата кисәк кенә мәхәббәт хисләре уяну сулыш юлындагы хилафлыклар турында да сөйләргә мөмкин.

Калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда, зәйтүн җимешенә ихтыяҗ барлыкка килә ала.

Углеводлар алмашы бозылган, гипогликемия яки шикәр чиреннән интеккән кеше, гадәттә, туңдырмага мөкиббән китә.

Бананга битараф булмаучыларга йөрәген тикшертеп алса да зыян итмәс.

Көнбагыш чиртергә яратучылар исә организмны вакытыннан алда картаюдан саклаучы антиоксидант-витаминнарга кытлык кичерә.


Фикер өстәү