Бүген Татарстанда яңгыр явачак

Бүген, 9 мартта, Татарстанда аномаль җылы һәм дымлы һава торышы була. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Иртән һәм көндез яңгыр явачак. Аны төньяк-көнбатыш циклон алып килә.

Иртән урыны белән бозлавык та булырга мөмкин. Урыны белән томан төшәргә мөмкин. Көчле җил булачак.

Көндез һава температурасы +2…+7 градуска кадәр күтәреләчәк.


Фикер өстәү