Африка сугышка әзерләнә. Нигер фетнәсе Европада кризис китереп чыгарырга мөмкин

Үткән атна бөек тарихи вакыйгаларның алшарты булырлык тектоник үзгәрешләр башланып килүен хәбәр итте. Җиддәдә (Согуд Гарәбстаны) 42 ил вәкилләре Россия – Украина конфликтын туктату мәсьәләсен тикшерергә җыелдылар.

Саммитта Украинаның тынычлык планы каралырга тиеш иде. Киев, сөйләшүләрне башлау һәм тынычлык урнаштыруның төп шарты итеп, Россия гаскәрләрен 1991 елгы чикләргә чыгаруны куя. Мәскәү моның белән килешми. Шуңа күрә сөйләшүләр өстәле янына Россия вәкилләренең чакырылмавы гаҗәп түгел. Саммит шимбә-якшәмбе көннәрендә булып узды, аның беренче нәтиҗәләре мәгълүм инде, әмма без аларга бу язмада тукталмыйбыз. Махсус язма әзерләргә ниятлибез, чөнки Җиддә очрашуы – сәхнә артында барган бик катлаулы уеннар нәтиҗәсе, аның әһәмияте игълан ителгәннән зуррак. Махсус анализ таләп итә. Шуны гына әйтә алабыз: әлегә Россия өчен куркыныч берни дә юк. Кремльдә саммит барышын күзәттеләр, әмма бернинди дә кискен белдерүләр ясамадылар.

Африкада төбәк конфликты төенләнә. Нигердагы дәүләт түнтәрелеше илләр арасында сугыш башланып китүгә сәбәп булырга җыена. Көнбатыш Африка илләренең икътисадый берләшмәсе (ЭКОВАС), бер атна элек, фетнәчеләргә бәреп төшерелгән президент Мөхәммәд Базумны кире хакимлеккә кайтаруны таләп иткән ультиматум куйган иде. Ультиматум срогы чыкты, таләп үтәлмәде. Нигер бик көчле икътисадый блокада шартларында яши, әмма гыйсъянчылар сугышка әзерләнә. Франция үз хәрби базасын илдән чыгарудан баш тарта, яңа хакимиятләр исә европалыларның табан ялтыратуларын таләп итә.

Африка илләре коалициясе сугыш башларга ниятләсә, көчләр чагыштырмасы мондыйрак: Нигерия армиясе 160 меңнән 215 меңгә кадәр сугышчыдан тора, Нигерның  5 меңнән 10 меңгә кадәр сугышчысы бар дип исәпләнә. Нигериядән тыш, коалициядә Кот-д’Ивуар, Бенин һәм Сенегал гаскәрләре булыр дип уйланыла. Әмма Нигерны Мали һәм тагын берничә күрше ил яклый. Малидагы «Вагнер» хосусый хәрби компаниясе консультантларының да Нигерга килүе хакында хәбәрләр бар. Кыскасы, хәрби конфликт башланса, артында көнбатышлылар һәм «Вагнер» торган күпсанлы көчләрнең үзара бәрелеше килеп чыгу ихтималы бар.

Нигер фетнәсе Европада яңа энергетик кризис китереп чыгарырга мөмкин, чөнки Франциягә уран озату тукталды. Башка базарлардан атом ягулыгы табу авыр, чөнки уранны казып чыгардың да озаттың гына түгел, ягулык хәленә китергәнче эшкәртергә кирәк. Артта калган бер Африка илендәге сәяси җир тетрәү дөньякүләм цунамига әйләнә ала. Мәнфәгатьләр конфликтының бу юлы да катлаулы нәтиҗәләр белән төгәлләнүе бар. Нигер фетнәчеләре илнең һава киңлекләрен ябуларын һәм һәрбер баскынга куәтле, кискен җавап бирәчәкләрен игълан иттеләр инде.

                                      Рәшит Фәтхрахманов 

 

 


Фикер өстәү