Махсус хәрби операциядә тагын бер якташыбыз геройларча һәлак булды, дип яза «Минзәлә- информ» .
Хуҗәмат егете Айдар Мирхалимовның тормыш юлы үз яшендәге күпчелек яшьтәшләре тормышы кебек үк: мәктәп — уку йорты — армия. Аннан эшкә урнаша. Ул соңгы эш урыны – Чаллыдан мобилизацияләнеп, махсус хәрби операция зонасына юл тота.
«Бик тырыш, хезмәт сөючән егет иде. Әти-әнисенә хуҗалыкта нык ярдәм итте. Бергәләшеп балыкка йөрүебезне сагынып сөйләргә генә калды»,- дип искә алганнар аны классташлары.
«Соңгы сөйләшүебездә ялга кайтам, дигән иде» – дип сөйләгән Айдарның әтисе Фоат Михалимов җирле басма хәбәрчесенә.