«Горбачев дегенератларның берсенә әверелгән»

1991 елның 19 августында совет халкы көтелмәгән хәбәр белән уянды: ил Президенты Горбачевның хәле яхшы түгел икән, СССРның кайбер төбәкләрендә гадәттән тыш хәл кертелә, вице-президент Янаев Президент вазыйфаларын үтәргә керешә, илдә гадәттән тыш хәл буенча дәүләт комитеты – ГКЧП төзелгән…

Иртәнге сәгать җидедә Мәскәү буйлап икенче мотоукчы Тамань дивизиясе һәм дүртенче Кантемиров танк дивизиясе хәрәкәт итә башлаган… Болар – зур вакыйгалар булганда кузгалтыла торган дивизияләр: Берияне кулга алганда һәм Хрущевны төшергәндә хәрәкәткә китерелгән хәрбиләр. Бу хакта ил төбәкләрендә яшәүче кешеләр белми, чөнки телевизорны ачсаң, «Аккош күле» балетын гына карыйсың. Дөрес, балет өзелеп, экранга ГКЧП әгъзаларының куркынган йөзләре чыгып ала. Калтыранган куллы фетнәчеләр – илнең югары җитәкчелеге вәкилләре үзләренең максатларын аңлатырга тырыша. Аларны күрүгә, ГКЧПның кыска гомерле фарс икәнен аңлыйсың. Ихтимал, түнтәрелешнең уңышсыз килеп чыгуында ГКЧП әгъзаларының халыкка куркынган йөзләрен күрсәтүләре төп роль уйнагандыр. Җиңүеңә үзең ышанмау – җиңелүнең беренче алшарты. Соңыннан Горбачевка язган хатында Сочида ял иткән җиреннән ашыгыч рәвештә кайтып ГКЧПга үз теләге белән килеп кушылган маршал Ахромеев: «Мин бит ул авантюраның җиңеләсен белә идем, ә Мәскәүгә килгәч, шуңа тагын бер тапкыр ышандым», – дип әйтәчәк.

Вазгыятьнең бөтен фаҗигасе дә, көлке ягы да шунда: яңа табадан төшкән диктаторларның идарәсе кыска гомерле булачагы безгә – гади совет кешеләренә дә ап-ачык булып ярылып ята иде. Диктатураның бөтен арсеналын – армияне, Эчке эшләр министрлыгына караган көчләрне, яшерен хезмәтләрне эшкә җигүгә карамастан, ГКЧП эштие суынган көчне хәтерләтә: хәлиткеч карарлар кабул итәрлек сәяси ихтыярның эзе дә юк, җиңгәннән соң ниләр кылырга дигән стратегик план эшләнмәгән, халыкка тәкъдим итәрлек бернинди уңай идея күренми, җаваплылыкны үз өстенә алырга теләгән бер генә фигура да шәйләнми. Мәзәк бит инде: ГКЧП әгъзалары күмәк диктатор ролен уйнамак булалар. Диктатураның бер шәхес тирәсендә генә укмаша алуын аңламыйлар. Аннан соң бер нәрсә бөтенләй исәпкә алынмый: ул көннәрдәге совет халкы диктатура идеясен бөтенләй кабул итәрлек түгел, чөнки башлар сүз ирегеннән әйләнгән, халыклар азатлык хисеннән исергән… Болар исә цензура кертеп, демократияне бугазлап азаплана. Сәяси мизгелгә туры килмәгән, бөтенләй кабул ителмәслек гамәлләр кылмак булалар.

ГКЧПның «мәет» икәнен тагын бер нәрсә гарантияли: өстәл янында тезелеп утырган «комитетчылар»ның халыкта бер тиенлек абруйлары юк. Һәрбер үткәргән реформасы халыкның икътисади хәлен берничә йөз процентка начарайткан Премьер-министр Павловны гына алып карагыз. Яисә моңарчы гел күләгәдә калып килгән, бөтенләй төссез натура булган вице-президент Янаевка күз төшерегез. Аның тышкы кыяфәте үк гайрәтне чигерә. Борис Карлович Пуго – милләте белән латыш, ул элек идарә иткән Латвия инде чынлыкта СССРдан чыгып ычкынды. Кечкенә бер республикада вазгыять белән идарә итә алмаган кешенең гигант СССРны саклап калырга омтылып «комитет»та утыруы шулай ук симпатия уятмый. Менә болар ничек ул чакта тоташ давылдан торган халык массалары белән идарә итеп, кисәкләргә таркалып баручы державаны саклап кала алсын? Аларның һәр хәрәкәте сәяси яктан кысыр икәнлекләрен, сәясәт технологияләрен белмәүләрен-аңламауларын ассызыклый. СССРның югары җитәкчелегенең тоташ деградация этабына кереп, эш алып барырлык хәлдә түгеллеген күрсәтә. Үзен президент итеп игълан иткән Янаевның тән сакчылары искә алалар: түнтәрелешнең икенче көнендә ул, үзенең ЗИЛ машинасына утырып килеп, дачасында төне буе гырлап йоклап чыга. Өч сакчы инде үзләрен мәеткә саный башлый, чөнки заговорчыны кулга алырга килсәләр, каршылык күрсәтәсе була, ә каршы торырга көчләр юк.

Бу юлларны укучылар автор ГКЧПның җиңелүенә, СССРның таркалуына сөенә дип уйларлар, мөгаен. Әйе, утыз ел элек, 1991 елның 21 августында «өч көнлек путч»ның төгәлләнүен, фетнәчеләрнең мәтәлүен без, күпчелек халык, алкышладык. Хәтта коммунизм идеяләренең какшамас тарафдарлары да (андыйлар ул чакта күп калмаган иде инде) ГКЧПның күмәк портретына чырай сытып карый иде. Бу юлларны язганда, ул чакта нинди фаҗига алдында калуыбызны бөтен тулылыгы белән хәзер генә аңлыйм мин. Без алкышлаган киләчәкнең өметләрне акламаячагын ул көннәрдә белеп булмый бит әле. Үткәннәргә дә юл ябык, алда да – тупик. Без шул хәлдә идек, әмма алда үзебезне ниләр көтүен белмәвебез белән барыбер бәхетле булдык.

ГКЧПның антиподы булган фигура – Борис Ельцин натурасы исә исерек харизматикларга гына хас булган башсыз тәвәккәллектән тора. Ельцин – катлаулы шәхес. 1991 елда әле ул үзенең кайчандыр булган эшлеклелеген, динамикасын югалтып бетермәгән. Ул чакта әле халык та Ельцинның халыкара заговор продукты булган курчак фигура икәнен аңларлык хәлдә түгел. Бөтенсоюз телевидениесе күрсәткән «Ельцин Америкада» дигән документаль фильмны без монтаж дип кенә кабул итәбез. Ә ул фильмда Америкадагы Ельцинның исерек кыланмышлары башка сыймаслык. Бәлки, ул үзе дә ихлас рәвештә яхшылык эшлим дип уйлагандыр. 1991 елның 19–21 августы көннәрендә ГКЧП белән бәйле вакыйгалар Ельцинны сәясәт пьедесталының иң югары баскычына күтәрде, аңа ни теләсә, шуны эшләргә карт-бланш бирде. СССРны кабергә тыгучы ролен ул шулкадәр уңышлы башкарды: эйфориядән барыбызның да башлары әйләнде. Соңыннан ул үзенең диктатор асылын 1993 елның октябрендә Югары Советка атканда, Чечняда сугыш башлаганда әйбәт раслады. Әмма Ельцин диктатурасына «демократия» дигән иннек ягылган һәм аның чын йөзен ачарлык түгел иде.

ГКЧП әгъзалары үз юлларында Ельцин дигән зур таш торуын аңлый иде, әлбәттә. 17 август көнне үк алар тарафыннан Казахстаннан кайтып килүче Россия Президентын кулга алып, оборона министры Язов белән сөйләшүләр өстәле янына утыртырга дигән карар кабул ителгән булган. Ельцинны үз якларына аудара алсалар, бер төрле хәрәкәт итәргә, юк икән, башкача кыланырга дигән фикер өстенлек иткән. Тик махсус «Альфа» отрядына исерек харизматикны кулга алырга дигән әмер бирергә үзләрендә көч тапмаганнар. Әмма Ельциннан башка авантюра барып чыкмаячагын алар да аңлаган. Ельцин – ГКЧП максатларының капма-каршы булуы, әлбәттә, фетнәчеләр өчен үтеп чыга алмаслык киртәгә әйләнгән. ГКЧПның максаты – иске СССРны саклап калу. Ельцинны исә Союз дәүләтнең искесе дә, яңасы да канәгатьләндерми. Ул көннәрнең бөтен фаҗигасе дә бит шунда: ГКЧП иртәгә Союз килешүенә имза салынасы дигән көнне калкып чыкты. Зур держава дилбегәсен үз кулларында тоткан лидерлар яңа Союзда үз урыннарын тапмаячакларын, хакимлекнең кулдан китәсен аңлыйлар. Ельцин Союз килешүен тышкы яктан якласа да, Татарстаннан башка Россия идеясе аның амбицияләренә тәңгәл килми иде. Абсолют лидерлыкка ул СССР таркалганда гына ирешә ала иде.

Ул көннәрнең елъязмасына карасак, без бер нәрсәне күрербез: августта илкүләм барлык мөһим карарлар да СССР түгел, РСФСР җитәкчелеге тарафыннан кабул ителә. 1991 елның 21 августында 20.00 сәгатьтә ГКЧПның барлык карарларын да юкка чыгару турындагы указга имзаны Ельцин сала. Ә бит юридик яктан карасаң, аның андый вәкаләте юк. Ул – аркадаш дәүләтләрнең берсенең җитәкчесе генә. Шул ук көнне ГКЧП әгъзаларын кулга алу турындагы карарны РСФСР генераль прокуроры Степанков имзалый. Кулга алырга да РСФСР Эчке эшләр министрлыгы, РСФСР Дәүләт куркынычсызлыгы комитеты, РСФСР Хөкүмәте вәкилләре киләләр. Әйтерсең, ул көннәрдә үк инде СССР фактта юк, аны үз указлары белән Россия Президенты инде җирләп куйган. 1992 елның декабрендә ул аны тагын ике республика җитәкчесен дә катнаштырып, рәсмиләштерде генә. Декабрьдә чын дәүләт түнтәрелешен тормышка ашырган өч республика президенты шулай ук үз көчләренә ышанып бетмәгән. Горбачев кулга алырга дип әмер бирсә, Польшага чыгып качарга уңай булсын өчен, чик буеннан биш кенә чакрым ераклыктагы Беловежская пущада килешү имзалаганнар.

Августта әле Союз килешүен имзалауның яңа датасын билгеләргә, илне яңа форматта саклап калырга була иде. Әмма моны эшләргә тиешле Горбачев кулындагы мөмкинлекләрне күрерлек хәлдә түгел, чөнки ул да дегенератларның берсенә әверелгән. Нидер эшләргә мөмкинлеге булган Ельцин исә аны теләми. ГКЧП әгъзалары каш ясыйбыз дип, күз чыгардылар. СССРны саклап калу урынына аның таркалуын тизләттеләр. Балта белән юынган реформалар барлыкка килде. Элекке СССР халыкларының бөек фаҗигасе башланды. Болар барысы да Көнбатыш күрсәтмәләре һәм Көнбатыш мәнфәгатьләренә туры китереп эшләнде. Халыкара заговор исә әле дә дәвам итә. Россиянең стратегик байлыклары кыйммәтен югалтып бетерүче кәгазь акчага алыштырылып, Көнбатышка һәм Кытайга ташыла. Алар урынына нинди дә булса әһәмияткә ия булган нәрсәдер сатып алу мөмкин түгел. Санкцияләр якадан тотып алган. Бөлмәс җиреңнән бөләрсең бу вазгыятьтә.

                                                           Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү