«Тарих спирале яңадан бөтерелә һәм үткәндәге сабакларны искә алырга иде…»

Бу юллар бөек тарихи датаның утыз еллык юбилее тулган көндә – 8 декабрьдә языла. Утыз ел элек нәкъ менә шушы көнне өч союздаш республиканың лидеры – Ельцин, Кравчук, Шушкевич – бернинди дә вәкаләтләре булмауга карамастан, легендар Брест крепостеннан 70 километр ераклыктагы Вискули дип аталган хөкүмәт дачасында СССРны дәүләт буларак юкка чыгара торган килешүне имзалады.

Әйе, СССР яшәп кала алмый иде инде, чөнки бер халыкның өстенлегенә корылган аркадашлык озак гомерле булмый. 1922 елгы Союз килешүе 70 елын да тутыра алмыйча, хурлыклы рәвештә өзелде. 1991 елда илдә анархия хөкем сөрә иде: акчаның бернинди кыйммәте дә юк, кибет киштәләре шыр буш (чират торып алырга да берни калмаган), илгә ачлык куркынычы яный… Соңгысы бик гаҗәп инде, чөнки иксез-чиксез кырлар тутырылып иген үстерелә, фермалар тулы мал-терлек, шуңа өстәп 22 миллион тонна ашлыкны читтән сатып алганнар, әмма декабрьдә кибет киштәләрендә диңгез кәбестәсеннән башка берни дә юк. Коммунизм үзенең яшәргә сәләтсез система икәнлеген Җир шарының алтыдан бер өлешен тәшкил иткән туфракта тулысынча һәм шикләнмәслек итеп раслады.

Балык башыннан чери башлый. Комунизмны тормышка ашырырга тиешле җитәкчелек караклык, ришвәт, талаулар сазлыгына тулысынча төшеп баткан һәм фантастик идеянең утопия генә икәнлегенә бар кеше дә ышанган иде. Гади коммунистлар партбилетларын пачкасы белән чүплеккә ташлаган елларның финалы бу. Хәлне төзәтмәкче булып, Горбачев ел башында СССРның югары җитәкчелеген тикшерергә әмер бирә. Тикшерүчеләр төркеме җәй ахырына кадәр тырышып эшләп, берничә йөз битлек куркыныч фактлар туплый. Аны укыган кешеләрнең чәче үрә торырлык булган дип әйтәләр. Алтын, кыйммәтле ташлар, күчемсез милек белән махинацияләр «досье»ның бик кечкенә өлеше генә була. Горбачев, укып чыкканнан соң, папка СССР Министрлар кабинеты эшләре белән идарә итүче Простяков сейфына күчә һәм шуннан эзсез югала. СССРның берничә йөз тоннаны тәшкил иткән алтын запасын да шундый ук билгесез язмыш көтә. Һәм менә өч лидер декабрьнең кыска көнендә, башка аркадаш дәүләт җитәкчеләреннән һәм Горбачевтан качып, илнең көнбатыш чигеннән ерак түгел генә урында килешү имзалый һәм дөньяның ике куәтле державасының берсе булган дәүләткә матәм маршы уйнала.

Бу юлларның авторы ул көннәрне бик яхшы хәтерли. Тик бер нәрсәне ул чакта белми: фетнәче лидерлар үзләренең авантюрасы барып чыгасына үзләре дә ышанмыйлар. Кулга алырга килсәләр, чыгып качарга кулай булсын өчен, биш минутта чикнең теге ягында булырлык урында очрашалар.

Ул көннәрдә армиянең кем ягында булачагын иң югары җитәкчелек үзе дә белеп бетерми. Аяк киемен барысына да чабып барган көйгә алыштырырга туры килә. 10 декабрь көнне Горбачев, 11 декабрьдә Ельцин армиянең югары команда составы белән очрашалар. Хәрбиләрне үз ягына аудару бурычын Ельцин уңышлы башкара. Көнбатышның мәгълүмат чараларында армия өч фетнәче президентка каршы тора дигән хәбәрләр таратыла, әмма алар дөреслеккә туры килми. Ельцин хәрбиләрнең хезмәт хакын 1992 елның 1 гыйнварыннан 1,9 тапкыр арттырырга вәгъдә бирә, ул акчаның бернигә дә ярарлык булмаячагын, үзләрнең ярык тагарак алдында калачакларын хәтта хәрбиләр дә аңламый әле. Башка союздаш республикалар лидерлары да «фетнә»гә каршы чыкмыйлар. Ул чакта инде республикаларның «бәйсезлек парады» тулы көченә бара, анда соңгы «аяк тавышы» булып Казахстанның бәйсезлек турындагы акты – Югары Советның «Казахстан Республикасының дәүләт бәйсезлеге турында» карары 16 декабрьдә игълан ителә.

1 декабрьдә исә украиннар, референдум үткәреп, үз дәүләтләренең бәйсезлеген раслыйлар. Нәкъ утыз елдан соң АКШ һәм Россия Президентлары телекүпердә очрашып, Россиянең Украинага бәреп керүен булдырмау мәсьәләсен хәл итәргә тырышырлар дип ул чакта кемнәр уйлаган? Уйлаучылар булган, әлбәттә. Ул чакта ук инде Украинада яшәүчеләрнең бары тик 35,8 проценты гына Россия – Укаина мөнәсәбәтләре цивилизацияле характерда, ягъни кешечә булыр дип ышанган. Күрәбез, 2014 елда башланган конфликт буш урында барлыкка килмәгән, тарихи алшартлары булган. Әмма шулай да килешик: ике тугандаш халыкның этле-мәчеле яшәп, канлы сугыш бусагасына килеп җитүе – сюрреализм инде ул. Башка сыймаслык хәл.

СССРның таркалуы коммунизмның финал аккорды буларак котылгысыз хәл иде. Безнең җилкәләргә ул бик авыр йөк булып басты. Эшләгәнебез-тапканыбыз бәрәкәтсезгә әйләнде, безнең хезмәт хаклары өстендә гиперинфляция биеде, акчаларыбызны доллар курсы белән берничә тапкыр тукмадылар һәм юкка чыгардылар, элекке СССР туфрагында канлы фаҗигаләр уйналды һәм уйналуы дәвам итә. 1991 елның декабрендә совет халыклары капитализмга ишек ачарбыз да, дистәләгән сортлы казылык сатыла торган кибетләргә килеп керербез, рәхәт яши башларбыз дип хыяллана һәм ул хыялларына эчкерсез ышана иде. Утыз елдан соң глобаль капитализм үзенең турбулентлык зонасына килеп керер һәм зур мәтәлчек башланыр дип уйларлык та түгел иде. 7 декабрьдә Байден белән Путин сөйләшүе уңышсыз төгәлләнсә, безне яңадан конвертацияләнми торган сумга, икътисади яктан бикләнүгә хөкем итәчәкләр иде. Кичәге телекүпер вакыйгаларның мондый үсешен туктатып торды әлегә. Тутатып торды, чөнки Америка – глобаль капитализмның төп терәге булган дәүләт – үзенең элекке йогынтысын югалтып бара. Без кайчандыр омтылган икътисади система кабергә кереп ятарга җыена һәм табут капкачын кадаклаучыны көтә. Бу – котлыгысыз әйбер. Система айкалганда һәм чайкалганда дәүләт лидерлары тырма өстенә еш басалар. Һәм тырма сабы аларның гына түгел, халыкларның маңгаена шап итә. Яңадан кыенлыклар аша узарга туры килә. Бер тапкыр җимерелүне кичергән кешеләрнең берсе буларак әйтә алам: җимерекләр астыннан чыгу кыен, әмма мөмкин эш ул. Шуңа күрә балавыз сыгудан файда юк.

Моннан утыз элек Горбачев, кгбчыларны чакыртып, «Беловежская пуща» дип аталган урында тиңе булмаган фетнә чыгарып, дәүләт җимереп ятучы өч лидерның кулына богау салырга әмер биргән булса да, тарих барыбер шул үз эзеннән атлаган булыр иде. СССР дигән дәүләтнең яшәрлек җае калмаган иде инде. «Реанимация палатасы»на салып та аны коткарып калу мөмкин түгел иде. Үткәннәр өчен елау –  файдасыз эш, сабак алу яхшырак нәтиҗә бирә гадәттә. Без – татарлар өчен ул елларда милләт буларак үсешкә зур мөмкинлекләр мәйданы ачылган иде. Ул потенциалны империя көчсез вакытта тулысынча файдаланып кала алмадык, ваемсызлык сәбәпле оттырдык. Тарих спирале яңадан бөтерелә һәм аның шул бөтерелешендә үткәндәге сабакларны искә алырга иде.

                                       Рәшит Фәтхрахманов  


«Тарих спирале яңадан бөтерелә һәм үткәндәге сабакларны искә алырга иде…»” язмасына фикерләр

  1. Рәшит фәтрәхман дөрес нотада бетермәгән ,аның язуы курку хәм тормыш алай гвна бармавын аныңламаган ,властьны алай йомшак кына тотып булмый шул кирәк иде шул өч лидерны тотып асарга Горбачевныда кушып хәм яңа лидер сайлап яңача алып китәргә иде конституц ия тәләбләрен утәп ,башка берни кирәк тугел иде

Фикер өстәү