Хәзрәт: «Болай да башка сугарга торалар»

Бу рубриканы инде ике елдан артык алып барам. Шөкер, «ВТ»ның җомга санындагы дүртенче битне ачып, Риман тагын нәрсә язды икән?» – дип кызыксынучылар күп икән. Шул ук вакытта рубриканың исемен бик үк ошатып бетермәүчеләр дә табылды. «Әйтеп кенә бактым» дип куйгач, мине бик куркак кеше дип күз алдына китерәләр икән. «Син туры сүзле бит!» – дип, күңелне дә күтәргән булалар.

Анысы шулаен шулай да, тик кайчак «барабан каксалар, барабан артыннан, кубыз тартсалар, кубыз артыннан» барырга да туры килә бит.

Күптән түгел атаклы хәйрияче Әсгать Галимҗанов турында китап чыгу уңаеннан мәкалә язган идем. Шул вакытта Әсгать абыйның дуңгызлар симертүе, шуларны саткан акчаны балалар йортларына бирүе һәм кардәшләребезнең: «Татар кешесе дуңгыз асрарга тиеш түгел, бу хәрам!» – дип, кара тавыш чыгаруы искә төште. Шуннан соң татарга дуңгыз асрау хәраммы-юкмы икәнен белешер өчен, дин әһеленә шалтыраттым. Әмма анык кына җавап ишетмәдем. Газетадан икәнемне дә әйткәч, ул миңа Диния нәзарәтенең матбугат белән эшләү бүлегенә шалтыратырга киңәш бирде. Мин әлеге хәзрәтне гаепләмим, исемен дә язмыйм. Шунысы гына гаҗәпләндерде: «хакимият вертикале» дигәннәре дингә дә үтеп керде микәнни? Халыкка Коръән сүзен җиткерү өчен кемнәндер рөхсәт алу кирәк микәнни? Хәзрәткә шулай дип әйтеп карыйм, әмма ул: «Юк, юк, Диния нәзарәтенә шалтыратыгыз, иншалла җавап бирерләр», – дип, миннән тизрәк котылырга теләде. Әлбәттә, «өстәге»ләргә шалтыратмадым инде, ә бер танышым, шулай ук дин әһеле белән сөйләшеп алдым. Дөресен әйткәндә, ул да бераз сагайды. Дуңгыз асрауның мөселман кешегә гөнаһ икәнен әйтте үзе, әмма: «Болай да башка сугарга торалар», – дип, исемен язмаска кушты, аннан соң бер кызыклы вә гыйбрәтле фикер әйтеп куйды. Ягъни мәсәлән, бездә мәчет-чиркәүләр төзергә яки төзекләндерергә акча бирүче байлар бар. Әмма алар биргән акчаның барысы да хәләл көч белән табылганмы соң? Аның бу шиге белән килешәсе дә килә. Чөнки бездә хәләл көч белән күп-күп акчалар эшләү бик ансат түгел дип беләм. Сирәк булса да йә кеше өлешенә, йә дәүләт кесәсенә керергә туры килә, бөтен халыкныкы саналган табигый байлыкларны да үзеңнеке итәсе килә. Шул ук вакытта нәфесне тыю дигәннәре дә бар бит әле! Нәрсәнең – хәләл, нәрсәнең хәрам икәне турында бәхәсләшергә җае чыгып кына тора, каһәр.

Ярый әле җәмгыять законнары кешегә якын һәм хакимлеккә килгән һәркем аны үзенә «якын» итеп, теләсә ничек үзгәртә ала, хәтта Төп Закон – Конституциягә дә кул тыга. «Закон – дышло, куда повернул – туда и вышло» дигән күркәм әйтем дә барлыкка килде. Аны бик яратып кулланабыз һәм «Закон – тайга, медведь – хозяин» дигәнен дә өстәп, рәхәтләнеп яши бирәбез. Болары күңелне юату өчен генә әйтү инде, «хакимият вертикале»ндә һәрберебезнең дә урыны бар, «шык» та итә алмыйбыз. Һәм, иң кызыгы, мондый яшәешкә шулхәтле күнеккәнбез: безгә рәхәт. «Шеф» көлсә – көләбез, ул каш җыерса, без дә йөзгә җитди кыяфәт чыгарабыз. Җыеннарда сүз бирсәләр, мөнбәр артына басып, күз кырые белән әледән-әле президиум ягына карап, чыгыш ясыйбыз. Янәсе, сөйләгән сүзләребез җитәкчеләргә ошыймы? Әгәр йөзләрендә елмаю, канәгатьләнү чалымнары чагылып китсә, тагын да хисләнеп сөйләргә тотынабыз. Шөкер, безнең өчен уйлаучылар бар. Кайсы илдә бар мондый тормыш! Җитәкчелеккә акыллы кешеләр генә килсен инде, бөтен теләк шул. Чөнки соңгы бер гасыр эчендә хакимлеккә килүчеләр арасында бер генә җүнле кеше дә булмаган икән. «Тәхет»тән киткән берсен эттән алып эткә сала барганнар. Ленины, Сталины, Хрущевы, Брежневы… Берсе дә яхшы кеше булмаган, шуңа күрә илебез бик чәчәк ата алмый, имеш. Бераз алга йөгерәбез дә тагын артка китәбез, имеш. Ягъни бер урында күбрәк таптанабыз.

Диндә мондый нәрсә була алмый дип уйлыйм. Беренчедән, Конституция буенча, дин дәүләттән аерылган. Шәригатьнең үз законнары бар һәм аларга берәү дә кул тыга алмый. Шул заман шаукымына ияреп киткәләсә генә инде. Әмма хакимият вертикале диндә урнаша алмас ул. Чөнки Аллаһы Тәгалә каршында бөтен кеше дә бертигез.

Инде рубриканың исемен өнәп бетермәгән дустыма: «Менә әйтергә теләгәнне һәм әйтә алганны әйттем инде, башкасын өсти алмыйм», – диясе килә. Ул – акыллы кеше, артык сүз сөйләргә ярамаганны үзе дә белә. Әле дустым Алмаз Хәмзиннең әбисе Мәликә карчык, йөз яшенә җиткәч тә, оныгы Алмазга: «Улым, сүзеңне әйтер алдыннан тел очыңда әйләндереп кара, әчесе юкмы?» – дип әйтә торган булган. Менә, вәйт!

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү