9 сентябрьгә кадәр урманнарга йөрү тыела

Башкортстанда бүгенге көннән 9 сентябрьгә кадәр республика урман фондының бөтен территориясендә гражданнарның урманнарда булуы, шулай ук аларга транспорт чаралары керүе чикләнгән. Боерыкны республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгында имзалаганнар.

«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тыю аномаль эссе һәм коры һава торышы, гадәттән тыш янгын куркынычы барлыкка килү белән бәйле.

Туристларга һәм аучыларга кертелгән чикләүләрне төгәл үтәргә киңәш ителә. Урман министрлыгы учак ягу, чыбык-чабык яндыру, урманнарда һәм алар янындагы участокларда кипкән үлән яндыру закон буенча тыелуын искәртә.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Башкортстанда аномаль эсселек һәм гадәттән тыш янгын куркынычы сәбәпле, 18 августтан 5 сентябрьгә кадәр «Иремель» һәм «Зилим» табигый парклары ябык булачак.


Фикер өстәү