Казанда Татарстанның халык шагыйре Зөлфәткә истәлек тактасы ачыла

Бүген 16.00 сәгатьтә Казанда Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәткә (Дөлфәт Маликов) истәлек тактасын ачу тантанасы булачак. Бу хакта Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Истәлек тактасы, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерү фонды һәм Мәдәният министрлыгы тырышлыгы белән, Татарстан урамындагы 7 йорт фасадына урнаштырылачак. Тантананы оештыручы – Татарстан Язучылар берлеге.

Дөлфәт Маликов 1947 елның 3 гыйнварында ТАССРның Мөслим районы Яңа Сәет авылында туган. Ул – балалар өчен “Мәкерле песи” дигән беренче татар операсының (композиторы – Луиза Хәйретдинова) либреттосы авторы. Курчак театры өчен язылган пьеса 1974 елда дөнья күргән. Аның шигырьләренә күп кенә популяр җырлар иҗат ителде. Шагыйрь 2007 елда вафат булды.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Казанның Лобачевский урамындагы №2/31 йортка Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Евгений Никольскийга истәлек тактасы урнаштырылачак. Бу йортта ул 1992– 2018 елларда эшләгән.


Фикер өстәү