Бер депутат урынына – 1,5 кеше

Татарстанда җирле үзидарә органнарына депутатлыкка кандидатларны теркәү төгәлләнде. Җирле советларда 7656 урынга 11363 кеше дәгъва кыла.

– Быелгы кампаниянең төп үзенчәлекләреннән берсе – муниципаль сайлауларда сәяси партияләр актив катнаша, – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев. – 2015 елда мондый сайлауда 8 сәяси берләшмә катнашкан иде. Бүген исә кандидатлар арасында – 10 сәяси партия, «Бердәм Россия»нең Яшь гвардиясе» гомумроссия иҗтимагый оешмасы һәм «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте вәкиле.
Республикада муниципаль сайлауларга барлыгы 4180 кеше үз-үзен тәкъдим иткән, шулардан 3591е кандидат булып теркәлгән. Сүз уңаеннан, нәкъ менә үз-үзен тәкъдим итүчеләр арасында теркәлү сынавын уза алмаучылар байтак: җирле сайлау комиссияләре чыгарган андый 618 карарның 559ы нәкъ менә бәйсез кандидатлар өлешенә туры килә.
Республикада муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнарына депутатлар сайлау 11 – 13 сентябрьдә уздырыла. Билгеле булганча, республикада яшәүчеләр бу көннәрдә шулай ук Татарстан Президентын сайлаячак, Түбән Кама сайлау округында – Россия Дәүләт Думасына, Алабуга сайлау округында исә Татарстан Дәүләт Советына өстәмә тавыш бирү узачак.


Фикер өстәү