Татарстан парламентындагы КПРФ фракциясе матбугат очрашуы уздырды

Татарстан парламентындагы КПРФ фракциясе чираттагы матбугат очрашуын уздырды. Фракция җитәкчесе Хафиз Миргалимов иң әүвәл илдәге, дөньядагы бүгенге вазгыятькә бәя бирде. Көнбатышның, Европа илләренең Россиягә һөҗүме дәвам итә, әмма без авырлыкларны җиңәргә өйрәндек инде, заман чакыруларына җавап бирергә һәрвакыт әзер, диде ул.

Татарстан Рәисенең Дәүсоветка еллык Юлламасы башкарма хакимият түрәләре, депутатлар өчен «өстәл китабы» булырга тиеш. Алай гына да түгел, Юлламадагы кайбер фикерләрне Россия Думасы депутатлары да үз эшчәнлегендә файдалана ала, ди депутат.

Очрашу әнә шундый рухта башланып китсә дә, фракция депутатлары чыгышында күңел күтәренкелеге төшенкелек белән аралашып барды. Мәсәлән, яңа узган сайлауларда КПРФның уртача 15% тавыш җыюы, Россиянең берничә төбәгендә коммунистларның губернатор булып сайлануы – куанычлы хәл. Тик менә, мәсәлән, коммунистларның бүгенге сайлау системасына, аерым алганда, читтән торып электрон тавыш бирүгә каршы булуы уйландыра. Россия Дәүләт Думасы депутаты, якташыбыз Артем Прокофьев фикеренчә, электрон сайлау нәтиҗәләренең дөреслеген тикшерү мөмкин түгел.

Очрашуда катнашкан тагын бер депутат Фадбир Сафин яңа гына Минскида булып кайткан. Белоруссия башкаласын бик ошаткан, төзек, матур, ямь-яшел шәһәр, ди. «Бөке»ләр, түләүле парковкалар юк икән, ә менә Ленинга, аның көрәштәшләренә һәйкәлләр бар, берсенә дә кул тидермәгәннәр, ди. Аңлавыбызча, Белоруссия «кыргый капитализм»га бирешмәгән. Депутат бездәге мәгариф системасыннан риза-бәхил түгел иде. Ул Болонья системасы безне канәгатьләндерми, бердәм дәүләт имтиханы балаларны фикерләргә өйрәтми, ул – укучының калдык-постык белеменә бәя бирү генә, ди.

КПРФ депутатлары, иң яхшы мәгариф системасы СССР вакытында иде, дип саный һәм берничә елдан «Көнбатыш реформасы» бездә юкка чыгарылачак, диләр. Карап карарбыз инде.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү