КПРФ фракциясе утырышында Хөкүмәт хисабы каралды

Бүген Дәүләт Советында КПРФ фракциясенең киңәйтелгән утырышы узды, анда парламентарийлар Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны карадылар. Утырышта республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.

Утырышны ачып, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов кичә Дәүләт Советының профильле комитетларында Хөкүмәт хисабын киң тикшерү тәмамлануын әйтте. Ул шулай ук документ әзерләү чорында фракциянең республика Хөкүмәтенә 82 мәсьәлә җибәрүен, аларның эшкә алынуын искәртте.

2023 елда республиканың социаль-икътисадый үсешенең төп нәтиҗәләре турында мәгълүматны утырышта ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин тәкъдим итте. Тулаем төбәк продукты һәм икътисадның барлык тармакларында җитештерелгән продукция күләме, сәнәгать җитештерүе индексы, инвестицион климат торышы, ваклап сату һәм туриндустриягә хезмәт күрсәтү әйләнеше үсеше, юл һәм торак төзелеше темплары, республика икътисады структурасында кече һәм урта эшкуарлыкның өлеше турында кыскача сөйләп, ул илкүләм проектларны һәм социаль-икътисадый үсеш республика программаларын гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеген ассызыклады.

Тәкъдим ителгән мәгълүматны тикшергәндә, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, депутатлар Александр Комисаров, Альберт Яһудин, Мансур Гарифуллин һәм Николай Атласов муниципаль районнарны медицина кадрлары белән тәэмин итү, гражданнарның социаль яклануга мохтаҗ категорияләре ихтыяҗлары өчен арендалы торак төзү перспективалары, мәктәпләрдә тәрбия һәм патриотик эшнең торышы, муниципалитетлардагы хуҗасыз җирләрне исәпкә алу һәм файдалану турында сораулар бирделәр. Алар шулай ук кайбер социаль программаларны һәм проектларны финанслау күләме, Түбән Кама районындагы Ширәмәт участок хастаханәсе һәм  Республика клиник онкология диспансерының Яр Чаллы филиалы язмышы, мәдәни мирас объектларын исәпкә кую проблемасын хәл итү юллары белән кызыксындылар.

Парламентарийларның сорауларына ТР икътисад министрының беренче урынбасары Олег Пелевин, ТР финанс министрының беренче урынбасары Марат Фәйзрахманов, ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Альмир Абашев, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илнур Нурмөхәммәтов, экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы Фәридә Зәйнетдинова, башка министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре җавап бирде.


Фикер өстәү