Әнвәр Нургалиев: «Сигез ел элек Казан сәхнәсендә торуым төшемә дә кермәде»

Казанда Башкортстанның халык җырчысы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиевның өстәмә концертлары узды. Әлеге тамашаны миңа да күрергә насыйп булды. Иң истә калганы – музыка колакларыңны тишеп керә. Үзеңне заманында затлы булган дискотекага эләккәндәй хис итәсең. Мин генә түгел, янымдагы 55-65 яшьлекләр дә тибрәнеп утырды.

Әнвәрнең концертын беренче тапкыр каравым. Ничә сәгать буена шуңа инандым: аның фанатлары күп икән. Зал тутырып килүчеләрнең барысы да диярлек билетларны үзләре сатып алып килгән кебек тоелды. Чакыру белән килүчеләр дә күп түгел иде. Андыйларны сәхнәгә күчтәнәч чыгаруыннан белеп булды. Чәчәк букетлары ташучылар да күп булмады. Анысын да аңлап була– хәләл акчаңа билет сатып ал да, тагын букет алып бар. Бик кыйммәткә чыгар иде.

Концерт өлешенә күчик. Мин башыннан ахырына кадәр Әнвәрне тыңлап, сәхнәдә чыгыш ясаган баранбанчы кызына, гитарада уйнаган Владиславка, һәм дүрт биюченең икесенә карап утырдым. Дөресрәге, аларның чыгышы, үз -үзен тотышы әсир итте. Колак җыр тыңлый, күз коллективның чыгышын күзәтә. Сәхнәдә утларга да, көйгә дә туры килеп тора чыгышлары. Һәр җыр саен яңача хәрәкәт, киемнәр алыштырып тору – зур хезмәт кергәнен күрсәтә.

Концертның алып баручысы юк иде. Әнвәр үзе матур итеп сөйләп алып барды аны. Ул биш бүлектән торды. Ахырыннан башланып китте ул. Әнвәрнең бүгенге көне. Яңа җырлар башкарылды. Ә аннары югалтуларын искә алды. Менә бу бүлек аеруча күңел кылларны тибрәтте. Газиз кешеләрен югалту турында сөйли дә белергә кирәк бит әле. Башкаларны уйландырды ул. Аның сәхнәдә сөйләвенә залдан җавап биреп утыручылар да булды.

Яшьлеккә кайткан бүлектә бөтен зал 80-90 елларга күчеп куйды. Бик күңелле һәм рәхәт өлеш шушында булды. Яше дә, карты да бии. Кемдер урыннан, кемдер зал уртасына чыгып. Соңгысын аңлап бетерә алмыйм инде. Кеше бит синең болганганыңы карарга килми. Кырыйдарак биегәннәрне аңлап була әле. Әмма 1 меңнән артык тамашачы алдында биеп торудан оялыр идем мин. Хәер, биергә чыгучыларның күбесе миннән олырак та яшьтә иделәр әле. Тәнәфес сәбәпче инде бу хәлгә. Аңлаганнар аңлар. Әле ярый Рамазан ае бетте, гает көн түгел дип утырдым.

Әнвәр Нургалиев сәхнәдә үз-үзен бик ышанычлы тота. Тамашачы күңелен дә яулый белә. Сүз саен мин сезне яратам дип кенә тора. Сорап алып кул да чаптыра әле. Гомумән, ярату аның темасы инде. Күп җырлары мәхәббәт турында. Әнвәр үзе белән үзе таныштырып барды. Хатынына булган яратуы хакында сөйләде. “Күзләрем аңа гына карап тора”, диде ул. Яшьлегендәге кызык хәлләрне дә искә төшерде.

– Гап-кади авыл малае бит мин. Уфага укыганда кесәдә бер тиен акчам калмаган чаклар күп иде. Берзаман тукталышта торам. Өйгә кайтырга кирәк. Акчам юк. Ашыйсы да килә. Әби өйрәткән догамны укып җибәрдем. Җилле көн иде. Каршы як кибеткә кереп баручы ике олпат гәүдәле кешенең берсенең акчасы очып минем янга килмәсме? Башта алыргамы дип озак уйландым. Аннары кесәгә тыктым да, тулай торакка кайтып киттем. Шул акчаны атна ахырына кадәр җиткердем әле. Моннан сигез ел элек кенә Казан сәхнәсендә басып торырмын дип кем уйлаган, — ди ул. – Янәшәмдәге һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Аеруча билетларымны сатучы Флера Дәүләтшинага. Мин аны “Казан әнием” дип йөртәм. Язмышыма барыбер рәхмәтлемен. Кабат яшәсәм дә, аны үзем узар идем. Сынаулары да үземнеке, бәхетле көннәрем дә минеке.

Әнвәрне яратучылар бик күп икән дип кайттым мин. Ни гаҗәп, бу юлы концерт тәмамланганчы алдан чыгып китүчеләр бик булмады. Таралырга да ашыкмадылар. Әле керү юлында җырчының флешкаларын сатып алырга да теләүчеләр шактый иде. Фотога төшәргә дип көтеп торучылар да булды.

Кыскасы, әле ярый концертлар бар дип кайттым мин. Күңелеңә кем ошый, шуны барып тыңларга була. Тагын бер әйбер сөендерде – тамашачы акчасыз түгел. Алгы рәттә утырган дүрт әбигә такси чакыртып бирдем. Көчкә атлый үзләре. Әмма бер генә концертны да калдырмыйлар икән. “Май аенда Илсөягә барабыз, Фирдүс тагын кайчан куяр икән”, – диештеләр.

Киемнәрне алып чыкканда авылдашыбыз Рауза апа очрады. Концертка күршесе Айрат Ильясовның әнисе белән килгән икән. Яңгыр да сибәләп торгач, без аларны өйләренә кайтарасы иттек.

– Рәхәтләнеп ял итек. Әле ярый барганбыз. Без, әбиләр өйдә нишләп ятыйк инде, – ди ул. – Музыкасы шәп име, җырлары мәгънәсез түгел, авторларын да әйтә. Командасындагы егет-кызларны ошаттык. Барабанчысын күрдеңме? Оста уйный. Яртысы урыс ди бит әле. Шуларга татарча тыңлатып йөртүе ни тора!


Фикер өстәү