Социаль ярдәм күрсәтү өчен 40 миллиард сум тотылачак

Халыкка социаль ярдәм күрсәтү өчен, республикада 2024 елда – 37,7 миллиард сумнан артыграк, 2025 елда 40 миллиард сум чамасы тотылачак. Хөкүмәт карарыннан күренгәнчә, ике елга бу максатка барлыгы 77,69 миллиард сум каралган.

Бу акча федераль һәм республика казнасыннан бирелә. Алдагы елларда шулай ук Пенсия фондыннан, ул үзгәртеп корылгач – Пенсия һәм социаль иминият фондыннан, бюджеттан тыш чыганаклардан субсидияләр җибәрелгән.

Акча социаль түләүләргә, өлкәннәрнең тормышын, гаиләләрнең матди хәлен яхшырту, социаль хезмәт күрсәтүне үстерү, кереме яшәү минимумыннан кимрәк булганнарның санын киметүгә тотыла.с


Фикер өстәү