Путин 2024 елга мәктәпләрдә өченче сменаны бетерергә кушкан

Россия Президенты Владимир Путин мәктәпләрдә өченче сменаны бетерергә кушкан. Бу хакта ул икътисади мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә белдергән.

Киңәшмә видеоэлемтә рәвешендә үткәрелгән. “2024 елга халыкны сәламәтлек саклау өлкәсенең беренчел буыныннан файдалану мөмкинлекләре белән 100%ка тәэмин итәргә, аның сыйфатын яхшыртырга, ә инде яңа мәктәпләр төзү һәм гамәлдәгеләрен капиталь төзекләндерү ярдәмендә, ниһаять, мәктәпләрдә өченче сменадан баш тартырга, укучылар һәм укытучылар өчен уңайлы мохит тудырырга кирәк”, – дигән дәүләт башлыгы.
Владимир Путин инде икенче атна дәвамында – үзизоляциядә. Шушы вакыт эчендә ул киңәшмәләрне видеоэлемтә рәвешендә үткәрә.


Фикер өстәү