Казан метросында телләр поезды йөри башлады: Эпӗ сана юрататӑп! Яшьләр бу сүзне еш әйтә

Халык күп файдалана торган урын – ул нәрсә? Әлбәттә, җәмәгать транспорты. Ә нишләп әле аны туган телләрне өйрәнү мәйданы буларак файдаланмаска? Татар яшьләре активистлары әлеге идея белән күптән яна икән инде, күрәсең, аңа Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында тормышка ашу насыйп булган.

Әлеге поездның алты вагоны да төрле телләрдә кызыклы фразалар белән бизәлгән. Бу – сиздерми генә телләрне яраттыру, ди Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре, татар ата-аналары хәрәкәте активисты Айсылу Галиева:

– Рус теле мохитендә туган телләрне саклау проблемасы беренче урында тора. Кызганыч, чуаш, удмурт, мари һәм башка бик күп телләргә юкка чыгу куркынычы яный. Татар теленә андый куркыныч янамый, тик вазгыять үзгәрмәсә, ул да әлеге исемлеккә эләгергә мөмкин. Бу җәһәттән туган телләр елында Идел буе халыклары телләренең байлыгын күрсәтә торган поездның барлыкка килүе, әлбәттә, сөенечле. Татар теле белән рус теле – дәүләт телләре. Вагоннарда ул шулай язылган да, аларга урын да тигез бирелгән. Иң сөендергәне: проектны эшләүчеләр Идел буе халыкларына да зур игътибар биргән. Вагон диварларына мари, мукшы, эрзя, удмурт, чуаш һәм башка телләрдә иң гади фразалар да, сүзтезмәләр дә шактый язылган. Болар яшьләр арасында иң күп кулланылган «Мин сине яратам» дигән җөмлә һәм башкалар. Яшьләргә кызыклы булган селфи поинт мәйданнары да бар.

Әти-әниләр  арасында бу поезд әдәбиятка мәхәббәт уята дип исәпләүчеләр дә бар.

– Фатих Әмирханның заманча гаджетлар турында бер гасыр элек язганын белеп, улым белән хәйран калдык. Вагонда шундый мәгълүмат бар иде. Хәзер «Фәтхулла хәзрәт» дигән әсәрне табып укыйсым килә. Дөресен әйтим, мин татар фантастикасы барлыгын белми дә идем, – диде «ВТ» хәбәрчесенә Лилия Хәкимова.

Казан башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әйтүенчә, телләр поезды – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елының иң саллы проекты:

– Һәр вагонның үзенең эчтәлеге бар. Әйтик, беренчесендә Казан каласы, Татарстан Республикасы турында мәгълүмат бирелә, рус, татар һәм Идел буе телләренә багышланган вагоннар да бар. Җәмгысы егермеләп тел файдаланылды. Әлеге поезд ел азагына кадәр йөреп торачак. Сүз уңаеннан, безгә Халыклар дуслыгы йорты зур ярдәм күрсәтте. Әлеге проект телләргә мәхәббәт уятыр дип өметләнәбез. Проект юмор белән эшләнгән, чөнки барыннан да бигрәк яшьләргә юнәлтелгән. Вакытын бушка үткәрергә теләмәгән кешеләргә ниндидер мәгълүмат алу өчен бер дигән мөмкинлек бу.

Гүзәл Сәгыйтова Казан мэриясенең Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган башка проектларына да тукталды. Әйтик, бу ялларда «Итил» фестивале көтелә. «Казан» гаилә үзәге янында оештырылачак фестивальдә Идел буе халыкларының театры, музыкасы, гореф-гадәтләре, заманча сәнгате тәкъдим ителәчәк. «Чуашстан, Мари Иле, Башкортстанның заманча төркемнәре, шулай ук «Евровидение»дә чыгыш ясаган  Манижа да чакырулы. Ник дигәндә, әлеге җырчы – фольклорны үзенчә эшкәртеп, тамашачысына җиткерүчеләрнең берсе. Биредә күргәзмә-инсталляцияләр дә, җылыныр урыннар да булачак. Халыкны 25–26 сентябрьдә көтеп калабыз, биредә җәй белән дә саубуллашачакбыз», – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Махсус проектлар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучылары курслары, елга йомгак йөзеннән музыкаль-поэтик кичә көтелә, «Саумы, Казан» китабы нәшер ителә.

Агымдагы елда яшьләргә татар телен үстерү проектлары өчен «Үз телем» гранты игълан ителде, «Хәрәкәттә – бәрәкәт» ачык һавада татар телле күнегүләр чарасы оештырылды.

Сүз уңаеннан, телләр поезды проектының консепция авторларының берсе, Казанның «Унбер» лицеенда татар теле укытучысы Рашат Якупов мэрия белән берлектә тагын берничә проект алып барулары турында сөйләде:

– Татар теленә өйрәтү видеоязмаларын метроларда, социаль челтәрләрдә таратуны тәкъдим иткән идек. Мэрия хезмәткәрләре һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә татар теле курсларын оештыру фикерен дә җиткердек. Ул язын һәм җәен узды. Туган телләргә багышланган метро поезды идеябез дә тормышка ашты. Инде татар теле укытучыларына татар телен өйрәтү семинарларын үткәрәсе калды. Октябрьдән уздыра башлыйбыз.

Татар активистларын ишетүче хакимият булганда киләчәккә өмет бар әле.

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү