Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: « Бу безнең хокук, димәк, аннан файдаланырга кирәк»

Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 80нче мәктәбендә урнашкан сайлау участогында тавыш бирде.

Мөфти әйтүенчә, сайлауның әһәмияте турында дин әһелләре Нәзарәт пленумының күчмә утырышында да сөйләшкәннәр. “Тавыш бирү безнең гражданлык хокукыбыз. Димәк, аннан файдаланырга кирәк. Барыбыз да шул фикердә. Без актив позициябезне күрсәтергә тиеш”, – диде ул журналистларга.

Камил хәзрәт моңа кадәр яшәү урыны буенча урнашкан участокта тавыш биргән. “Бу юлы эшебезгә якын булганын сайладык. Бүген бит эш көне. Шуңа күрә әлеге эшне алдан ук хәл итсәк, яхшырак. Болай җайлырак та. Җитмәсә, җомга көне дә әле”, – диде ул.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.

Фикер өстәү