«Халык контроле» проекты кысаларында #МойТатарстан фотоконкурсы башланды. Бәйгедә катнашып IPhone 12 отарга була. Беренче бәхетленең исеме инде билгеле — Казаннан Ангелина Фальк.
Бәйгедә һәр теләгән кеше катнаша ала. Ул 17 нче сентябрьдән 19на кадәр дәвам итәчәк.
Фотоконкурста катнашу шартлары:
— Үз сайлау участогында селфи ясарга кирәк
— Фотоны #МойТатарстан хэштегы белән Instagram яисә Вконтактта урнаштырырга
— Фотоконкурс нәтиҗәләрен туры эфирда белеп була.
«IPhone 12» ияләрен 17, 18 һәм 19 сентябрьдә һәр сәгать 8:00 дән 20:00 гә кадәр туры эфирында сайлаячаклар. Туры эфир https://vk.com/narodniytatarstan аккаунтында узачак.
19 сентябрьдә, фотоконкурстан тыш, туры эфирда да бик бай күңел ачу программасы һәм концерт узачак, анда татар эстрадасы йолдызлары чыгыш ясаячак. Концерт программасын Салават Фәтхетдинов ачачак.