Роспотребнадзор: «Сайлау участокларында коронавируска каршы таләпләр үтәлә»

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина сайлау участокларында коронавируска каршы саклык чаралары үтәлеше турында журналистларга сөйләде. Билгеле булганча, республикада иртәнге 8дән 2810 сайлау участогы үз эшен башлап җибәрде.

— Сайлау участокларын тавыш бирү көненә кадәр тикшерее чыктык. Шәхсән үзем дә кичә Дәрвишләр бистәсендәге участокта булдым. Участоклар әзер. Таләпләр үтәлә, барлык саклык чаралары да каралган, — диде урынбасар.

Аның сүзләренчә, тавыш бирүнең 3 көнендә дә идарәнең дежур төркемнәре эшләячәк. Алар теләсә кайсы тавыш бирү участогына килеп, таләпләр үтәлешен карарга мөмкин.

Любовь Авдонина да иртән үк тавыш бирүе хакында әйтте.

17, 18 һәм 19 сентябрьдә Татарстанда Россия Дәүләт Думасы депутатларын сайлау, Азино һәм Студентлар бер мандатлы округларында Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлау уза. Республикада 2810 сайлау участогы ачылды. Тавыш бирү Роспотребнадзор таләпләренә катгый туры китереп үткәрелә.

2021 елның 1 июленә булган мәгълүматларга караганда, республикада 2 931 939 кеше сайлау хокукына ия, шуларның 36 964е тавыш бирүдә беренче тапкыр катнаша.


Фикер өстәү