Көчлеләр ярышы. Казан Россиянең футбол буенча Суперкубок матчына әзерләнә

Бу шимбә Татарстан башкаласында Россиянең футбол буенча Суперкубок матчы узачак. «Ак Барс Арена» кырында ил чемпионы  СанктПетербургның «Зенит» командасы һәм Россия Кубогын яулаган Мәскәүнең ЦСКА командасы очрашачак. Футбол җанатарларын мавыктыргыч уен гына түгел, концерт программасы, кызыклы чаралар һәм чикләүләр дә көтә.

Ярыш кына түгел

Россиядәге яңа футбол сезоны традиция буенча ил чемпионы һәм Кубок иясе арасында очрашу белән башланып китә. 2023 елгы Россия Суперкубогы өчен «Зенит» һәм ЦСКА көрәшәчәк. Мактаулы трофейны 21нче тапкыр уйнаталар.

Спорт чарасына бәйле саннарга күз салыйк. Әйтик, оештыручылар 45 меңлек «Ак Барс арена» стадионы җанатарлар белән тулыр дип көтә. Кунакларның 60–70 проценты матчны карарга гына түгел, ялларын Казанда үткәрер дип тә фаразлана. Бу исә кунакханәләргә дә тулы куәткә эшләргә сәбәп бар дигән сүз.

ЦСКА җанатарлары өчен D трибунасы бүлеп бирелгән. 8 меңгә якын җанатар билет сатып алган инде. «Зенит» өчен җан атучылар 6 меңләп булыр дип фаразлана. Аларга В трибунасы каралган. Шунысын да искәртергә кирәк: әлеге матчны карарга килүчеләргә Fan-ID (җанатар паспорты) таләп ителми.

Оештыручылар әйтүенчә, Суперкубок – ул әле футбол ярышы гына түгел, ә күңелле тамаша да. Әйтик, ачылыш тантанасында махсус театральләштерелгән тамаша тәкъдим итәчәкләр. Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина уен алдыннан Россия гимнын башкарачак. «Ленинград», «Монгол Шуудан» төркемнәренең чыгышлары да көтелә.

Ничек карарга?

Матчны «Ак Барс арена» стадионына килеп карарга була. Билет сатып алып, билгеле. «Зенит» белән ЦСКА командаларының очрашуын «Матч ТВ» телеканалы 15 июльдә 16.00 сәгатьтән күрсәтә башлый.

Транспорт

Оештыручылар ассызыклаганча, матч көнендә «Ак Барс арена» парковкасы эшләмәячәк. Машинаны калдыру өчен 4 урын тәкъдим ителә: «Мегастрой» (Гаврилов урамы, 5), «Мерседес» автосалоны (Ямашев проспекты, 122Б), «Леруа Мерлен» (Әмирхан урамы, 3) һәм XL сәүдә үзәге (Ямашев проспекты, 97) янында.

Матч тәмамлангач, Ямашев проспекты һәм Чистай урамы буенча «Җиңү проспекты» метро станциясенә һәм «Казан-1» вокзалына махсус автобуслар кузгалачак.

 

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү