«ВТ» юристы аңлата. Интернетта мыскыллаулар, кимсетеп сөйләшүләр өчен нинди җәза каралган?

Кайчагында социаль челтәрләрдәге кешеләрнең үзара аралашуларын күрәсең дә, исең-акылың китә! Бер-береңне мыскыллау да, рәнҗетү дә, ямьсез сүзләр яудыру да бар анда. Ә мондый аралашу өчен законда җәза каралганмы? Мыскыллаулар, кимсетеп сөйләшүләр өчен кешегә ни яный?

Бу сорауга «ВТ» юристы Булат Закиров җавап бирде:

– Җанлы аралашудагы кебек үк, интернеттагы аралашуга да законнар һәм нормалар бар. Интернетта мыскыллау очрагында дәлилнең үзенчәлеге генә үзгәрә.
Россия Административ хокук бозулар кодексының 5.61 маддәсендә мыскыллау өчен җаваплылык каралган.
1. Әхлак һәм әхлак нормаларына каршы килгән әдәпсез яки башка төрле формада башка кешенең намусын һәм дәрәҗәсен кимсетү – гражданнарга өч меңнән биш мең сумга кадәр; вазифаи затларга утыз меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән ике йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
2. Җәмәгать чыгышында, халык алдында күрсәтелә торган әсәрдә яки массакүләм мәгълүмат чараларында булган яки мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрен, шул исәптән Интернетны кулланып, халык алдында кылынган мыскыллау, гражданнарга биш меңнән ун мең сумга кадәр; вазифаи затларга илле меңнән йөз мең сумга кадәр; юридик затларга ике йөз меңнән җиде йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
3. Халык алдында күрсәтелгән әсәрдә, массакүләм мәгълүмат чараларында яки мәгълүмат-телекоммуникация челтәрләрендә, шул исәптән Интернетта мыскыллауга юл куймау чараларын күрмәү, вазифаи затларга утыз меңнән илле мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә; юридик затларга илле меңнән йөз мең сумга кадәр.
4. Дәүләт яки муниципаль вазыйфаны яки дәүләт граждан яки муниципаль хезмәт вазифасын биләүче кеше тарафыннан үз вәкаләтләрен (вазыйфа бурычларын) гамәлгә ашыру белән бәйле рәвештә кылынган мыскыллау, илле меңнән йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга яки бер елга кадәр дисквалификациягә китерә.

Шулай итеп, закон җәмәгать һәм шәхси мыскыллауны аерып тора, ягъни мессенджерда мыскыллау бер җәзага китерә, ә социаль челтәр битендә мыскыллау икенче җәзага китерә.

Интернетта сезне рәнҗетсәләр, нәрсә эшләргә?
1. Мыскыллау фактын теркәп куярга (Әйтик, скриншот ясау, аудио һәм фото-видео материалларны саклау).
2. Җавап итеп мыскылламагыз, югыйсә сезне дә җаваплылыкка тартырга мөмкиннәр.
3. Прокуратурага гариза язарга.
4. Гариза каралганнан соң, прокуратура материалны судка тапшырачак һәм инде судья җаваплылыкка тарту турында карар кабул итәчәк.
Шунысы да мөһим: законда мыскыллау саналган сүзләр исемлеге юк. Әгәр дә мыскыллау слэнг һ.б. ярдәмендә булган икән, лингвистик экспертиза билгеләү кирәк булырга мөмкин.

Җаваплылыкка тартылганнан соң, мыскыллаучыга дәүләт файдасына штраф түләргә туры киләчәк. Әгәр дә сезнең карашка бу җитәрлек булмаса һәм гаделлек өстенлек итмәсә, намус һәм дәрәҗәне яклау турында судка мөрәҗәгать итәргә, мораль зыянны да, юрист чыгымнарын һ.б. түләтергә мөмкин.

 

Фото: ruadvocate.ru


Фикер өстәү